Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразованы балалар тудыру йортыннан чыгарганнар [+эксклюзив фотолар]

Дүртенче сентябрьдә бала табу йортыннан Гүзәл белән Самирны алып кайттым, - дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты Илдар. Бәләкәчне алырга Илдар кызлары Эллари һәм Камилла белән барган. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга иң якын туганнары да килгән. "Ооо, кызларның шатлык-куанычы! - ди Илдар. - Икесенең дә энекәшне карыйсы килә. Шулай, әле берничә көн...

Дүртенче сентябрьдә бала табу йортыннан Гүзәл белән Самирны алып кайттым, - дип шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты Илдар.

Бәләкәчне алырга Илдар кызлары Эллари һәм Камилла белән барган. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга иң якын туганнары да килгән.

"Ооо, кызларның шатлык-куанычы! - ди Илдар. - Икесенең дә энекәшне карыйсы килә. Шулай, әле берничә көн эчендә сагынырга да өлгергән әниләрен, әле матур төргәктәге энекәшләрен кочаклый-кочаклый (шул арада көлешә-көлешә фотога, видеога да төшергә өлгереп!) ак лимузинда - Хаммерда кайтулары бик күңелле булган.

"Самирның өйгә кайтканын матур итеп бизәлгән бүлмәсе көтеп тора иде. Аның инде бар әйберсе әзер, бөтен кирәк-ярак алынган. Малай булгач, барысы да үзенеке, малайларча булырга тиеш. Шуңа, Гүзәл белән барысын да алдан сайлап, алып куйдык. Ике караваты, үзе тирбәтә торган креслосы, тагын әллә нинди урындыклары бар инде аның. Хәзер ни генә уйлап тапмыйлар бит балалар өчен.

Кайткач үзен бик тыныч тотты улыбыз. Ашый да, йоклый, бар эше шул. Инде өч төн бер бүлмәдә йоклап, әле минем төнлә уянганым да юк, - дип көлә Илдар. - Әнисе һәм әбисе бергәләшеп көн дә мунча кертәләр, коендыралар үзен. Булышырга дип Гүзәлнең әнисе килде, аңа бик зур рәхмәт, балаларны карарга гел ярдәм итеп тора ул. Якын көннәрдә исем куштырырга җыенабыз, Аллаһ боерса.

- Бу юлы Гүзәл бала табу йортында берни дә онытып калдырмаганмы инде? - дип сорыйм Илдардан, көлеп.

Ул да, минем нигә шулай сораганымны аңлап, елмая: - Юк, бу юлысы Гүзәл бик нык тикшергән, бернәрсә дә онытып калдырмаган, - дип көлә.

- Юри генә, сиңа әйтмичә генә калдырган булса? - дип күңеленә коткы салам.

Илдар да югалып калмый: - Мин каршы түгел үзем, - ди. - Ничә бала булса да, һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән туа инде аларның. Ходай ничек язган, шулай булыр!

Яшьрәк вакытта аңлап та бетермисеңдер әле ул бала кирәклеген. Соңрак, соңрак дия-дия, чынлап та, соңгарак калып куюың бар. Тик һәр нәрсәнең үз вакыты. Шуңа күрә, бала алып кайтуны беркайчан да кичектерергә кирәкмидер. "Ике бала - бер бала, бер бала - юк бала", - дип халкыбыз да юкка гына да әйтмәгәндер инде.

- Ике бала дигәннән, кызларыгыз Камилла белән Эллари энекәшләрен көтүен көттеләр дә, алып кайткач үзләрен ничек тоталар соң?

- Камилла башта куркып калган кебек булды, аз гына читләшеп торды да, аннан күнекте үзе тагын, "нәнәй", дип, кочаклый, үбә үк башлады.

Эллари инде үзен болай да зурларча тота, барысын да уйлап, фикерләп эшли иде. Хәзер тагын да зураеп, җитдиләнеп китте.

- Өч бала әтисе булгач җаваплылык та арткандыр инде, әйеме?

- Әлбәттә, җаваплылык арта. Моңа, бала туу белән тагын да ныграк инанасың.

Әйе, бүген әле бала кечкенә караватында ята, күп тә үтмәс, балалар бакчасына, аннан, мәктәпкә, институтка китәчәк. Аларның барысын да алдан, бүгеннән уйлый башларга кирәк.

- Күңелле мәшәкатьләр артты инде алайса?

- Әлбәттә! Хәзер инде өй салу турында уйлый башладым. Җиребез бар, үз йортыбыз булгач, шунда чиста һава сулап, балалар рәхәтләнеп уйнап мәш килсеннәр дип, төзелешне башлап җибәрергә исәпләп торам. Әле менә фатирда да саф һава системасы урнаштырдым. Нәрсә генә эшләсәк дә, беренче чиратта, балаларның сәламәтлеген кайгыртып, көндәлек тормышны җайлырак итү өчен тырышабыз.

Илдар белән сөйләштем дә, Аллага шөкер, дип, куанып куйдым. Улы туу шатлыгы эченә сыймый, яшәвенең һәр мизгелендә балалары, сөекле Гүзәлен уйлый торган, тырыш, эшлекле, җаваплы әти, тормыш иптәше!

Яраткан җырчыбыз Гүзәлне кадерләп, саклап, яклап яшәве, аңа һәм балаларына бөтен мөмкинлекләрне тудыруы өчен меңләгән тамашачылар исеменнән хәтта рәхмәт әйтәсем килеп китте Илдарга.

Бу көннәрдә Хәкимовлар гаиләсенә илебезнең төрле төбәкләреннән котлау сүзләре ява. Иҗатларына, үзләренә гашыйк җанатарларның сүзләрен куәтләп, Гүзәл белән икесенең бар теләк-хыяллары тормышка ашып, балаларын тигезлектә үстерсеннәр, бәхет-шатлыкта яшәсеннәр, дип телисе генә кала.

Гүзәл, Илдар! Рәхәтләнеп, тәмен белеп, кадерләп үстерегез алтын бөртекләрегезне! Ә тугры тамашачыларыгыз сезне көтәчәк! Җырларыгыздан илһам, кылган гамәлләрегездән үрнәк, ә нурлы йөзегездән яшәү көче алып ... концертларыгызны көтәчәк! Анысында тамчы да шигем юк...

Эльвира Сафина.

http://www.urazova.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев