Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театры хезмәткәрен үтерүдә гаепләнүче суд карарын көтә

Узган язда BMW X5 автомобиле белән идарә иткән егет юл кырында торган өч машинаны бәрдереп, агачка килеп бәрелә. Бераз соңрак автомобиль руле артында утыручының йөрәгенә пычак кадалганы һәм аның яшәү белән үлем арасында булуы ачыклана. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән килгән ашыгыч ярдәм белгечләре 23 яшьлек Вәгыйзь Йосыповны коткарып кала алмый. Ул...

Узган язда BMW X5 автомобиле белән идарә иткән егет юл кырында торган өч машинаны бәрдереп, агачка килеп бәрелә. Бераз соңрак автомобиль руле артында утыручының йөрәгенә пычак кадалганы һәм аның яшәү белән үлем арасында булуы ачыклана. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән килгән ашыгыч ярдәм белгечләре 23 яшьлек Вәгыйзь Йосыповны коткарып кала алмый.
Ул Камал театрында автомобиль йөртүче булып эшләгән. Җинаять булган кичтә егетнең эш буенча, кунаклар каршы алырга баруы булган.
Җинаятьтә гаепләнүче Максим Вәлиуллов берничә көннән соң тоткарлана. Тикшерү фаразлары буенча, 2014 елның 14 апрелендә "Хендай-Солярис" автомобиле белән идарә иткән Вәлиуллов Казанның Максимов-Ленинград урамнары чатында БМВ автомобиле йөртүчесе белән сүзгә килә. Гауга барышында Вәлиуллов Йосыповның күкрәк читлегенә пычак белән кадый. Яраланган егет хастаханә юлында җан бирә.
Җинаять кылуда гаепләнүче хәзерга вакытта сак астында. Аңа 15 елга кадәр төрмә яный, дип хәбәр итә Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев