Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Иң яхшы авыл почта бүлекчәсе» номинациясендә Курсабаш поч­та бүлекчәсе җиңү яулады

Узган атнада Татарстанда 2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу буенча «ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» идарәсе белән берлектә үкәргән конкурска йомгак ясадылар.

Инде өченче тапкыр оештырылган бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. Иң яхшы почта бүлекчәләре абунә кампаниясе вакытында «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучыларның санын былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 5 проценттан да күбрәккә арттыручылар арасыннан ачыкланды. «Иң яхшы авыл почта бүлекчәсе» номинациясендә Курсабаш поч­та бүлекчәсе җиңү яулады һәм 50 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Биш кеше эшләгән коллектив тиражны 30 процентка арттыруга ирешеп, барысы 410 данә газета-журналга яздырды.

"Кешеләр белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе инде бу. Хат ташучылар Халисә Галимҗанова, Венера Гатауллина, Гөлфинур Һадиева эшләренең нечкәлекләрен яхшы беләләр. Бүгенге эшне иртәгәгә, килеп терәлгәнчегә калдырмыйлар. Бездә халык укырга бик ярата, язылмаган хуҗалыклар бик сирәк",- дип җиңүнең серен ачты бүлекчә начальнигы Илгиз Нигъмәтҗанов.

Хат ташучылар Курсабаш, Өчиле, Югары Утар, авылларына, Мөндеш разъездына хезмәт күрсәтә. Халисә Галимҗанова 132 хуҗалыклы Курсабаш авылында 14 ел почта тарата.

-Безнең Илгиз бик төгәл, сүзен кистереп әйтә, ялгышларны кичерә белә. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый ди. Быел газетага язылу нык кыйммәтләнде. Кеше белән һәрвакыт уртак тел табып эш итәргә кирәк. Алар белән дөнья хәлләрен сөйләшәсең, йомышларын тыңлыйсың. Газеталардагы мәкаләләрне укып күрсәтәсең. Шуннан соң, әйдә, мине дә шуңа яздыр әле, бигрәк кызыклы икән, дия-дия язылалар. Авыл халкы укырга хирыс. Укытучы Нәгыймовлар гаиләсе, - 10, Мөбарәкшиннар, Хәйретдиновлар, Нәфыйковалар, Фәсхиевлар 5-8 төрле газета журнал алдыралар, - диде Халисә Галимҗанова һәм бер игътибарга лаеклы вакыйганы да искә төшерде. Бер елны печән вакытында газета өләшүне икенче көнгә калдырган бу. Шуннан соң инде мәрхүм авылдашы: "Миңа газета көнендә кирәк",- дип хат ташучыны орышып ук ташлаган. Шуннан соң Халисәнең беркайчан да матбугатны икенче көнгә таратырга калдырганы булмый.

- Халисә турында мактап языгыз,- диде безгә почта бүлекчәсенә килеп кергән Ләйсән Гатауллина.- Тырышып эшли. Үзебез дә язылабыз. Газетасыз булмый.

Әйе, матбугат килмәгән йорт ятим шикелле. Үз районы газетасын алдырмаучылар да күп нәрсәдән мәхрүм. Шуңа күрә дә Курсабаш почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәт күрсәткән авылларда инде 30 гаилә 2015 елның беренче яртысы өчен вакытыннан алда "Саба таңнары"на язылып куйган. Димәк, киләсе елда да бергә булачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев