Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә районыбыз 20дән артык автомашина белән барды

Узган шимбәдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Районыбыз башкалага 20дән артык автомашина белән барды. Кооператорлар, хуҗалыклар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр бәрәңге, ашлык, бал, сөт продуктлары һәм башка товарлар белән "Казан" агросәнәгать комплексында сәүдә иттеләр. Аеруча ашлыкка сорау зур булды. Сәүдә рәтләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Узган шимбәдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Районыбыз башкалага 20дән артык автомашина белән барды. Кооператорлар, хуҗалыклар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр бәрәңге, ашлык, бал, сөт продуктлары һәм башка товарлар белән "Казан" агросәнәгать комплексында сәүдә иттеләр. Аеруча ашлыкка сорау зур булды. Сәүдә рәтләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов карап йөрде, сатып алучылар һәм товар җитештерүчеләр белән аралашты. Алдагы ялда районыбыз товар җитештерүчеләре Казанның Идел буе районында 4 ноктада сайлау алды ярминкәсендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев