Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 21 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 21 гыйнвар 2015 - 10:36
      “Арча-Арена”да ветераннар арасында Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узачак
      25 гыйнварда Арчаның Боз Сараенда күренекле эшмәкәр, "Металл" ширкәтенә нигез салучы Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үткәрелә.Анда 40 яшьтән өлкәнрәк уенчылар катнаша ала.Турнирда безнекеләрдән тыш, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба командалары да булыр дип көтелә. Уеннар иртәнге сигездә башлана. Тамашачылар өчен керү ирекле. Рәхим итегез! Турнирны үткәрү тәртибе: "А" төркеме...
    • 21 гыйнвар 2015 - 10:23
      Фәрит Фәрхуллин истәлегенә
      6 гыйнварда Татар Икшермәсе авыл клубында Фәрит Фәрхуллин истәлегенә багышлап шахмат-шашка ярышлары уздырылды. Мәрхүмнең уллары Альфред, Илдус, Илгизәр, Илһам, Айнур һәм кызы Фәридә әтиләренең туган көннәрен әнә шулай спорт бәйгесе белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый үзе дә шахматчы иде, район беренчелекләрендә даими катнашып килде. Аның үрнәгендә спортның әлеге төрен үз...
    • 21 гыйнвар 2015 - 10:14
      Саба гимназиясендә полициянең яшь дуслары үсә
      Бүген берәүгә дә сер түгел, мәктәп балалары арасында тәртипсезлекләр, төрле хокук бозулар турында еш ишетәбез. Белем бирү учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләсенә ничек нык басым ясалса да, мәктәп Уставын бозган, эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмаган балалар очрап тора. Мин моны районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак утырышларда каралган...
    • 21 гыйнвар 2015 - 08:09
      Кәҗә елы
      Хуш кил, әйдә, Кәҗә елы, Елың муллык китерсен. Бераз шуграк булсаң да, Үзең начар түгел син. Кәҗә -ристан, дисәләр дә, Син халыкка бик кирәк. Мамыгыннан шәл бәйлибез. Сөтен эчәбез теләп. Җаныбызга сихәт өсти, Эчсәк шул кәҗә сөтен. Кәҗә сөтенең шифасы Барлык сөтләрдән өстен. Туның мамыклы, бик күркәм, Кылычтай мөгезләрең. Көрәшергә...
    • 21 гыйнвар 2015 - 08:03
      Буран
      Ургый-ургый карлар ява, Яңа ел бураннары. Бар җиһан акка төренде, Күр әнә урамнарны. Күз сал әле тирә якка, Искитмәле ак бизәк. Бу матурлыкка сокланмый Ничекләр түзмәк кирәк! Ишеп-ишеп яусын карлар, Бар дөньяны акласын. Табигать тә шушы ямен Язга кадәр сакласын. Ап-ак кар өстенә басып Йөрергә дә кыймыйсың. Яуган чагын күзәтмәсәң,...
    • 21 гыйнвар 2015 - 06:12
      Гомер иткәндә өйлек агачны да тумранлап җыйнадык
      Без бәләкәй чакларда авылда абыстай булып кечкенә генә карчык йөри иде. Мин аңа беркемнең дә исеме белән эндәшкәнен хәтерләмим. Абыстай, бетте китте. Ул хатын-кызларны соңгы юлга озату йолаларын теләп, ихластан үти иде. Үзенә генә хас булган моңлы тавышы белән хәдисләр, мөнәҗәтләр укуы әле колакта яңгырап тора сыман. Абыстайның вафатыннан соң,...
    • 21 гыйнвар 2015 - 06:02
      Юлбат мәктәбе укучысы Мәскәүдә ниләр күргән
      Миңа 24-27 декабрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткән Президент Чыршысында Саба районыннан вәкил булып бару куанычы насыйп булды. Моңа республика һәм халыкара иҗади конкурслар җиңүчесе буларак ирештем. Уңышларым, һичшиксез, вокал дәресләре укытучым Фәрид Әүбакиров ярдәме нәтиҗәсе. Безне, Татарстан районнарыннан 150 баланы, Казан - Мәскәү поезды белән алып киттеләр. Бер-беребезне белмәсәк тә,...
    • 21 гыйнвар 2015 - 05:48
      Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри
      Агымдагы елда пенсия системасына шактый гына үзгәрешләр кертелде. Әйтик, 1 гыйнвардан пенсиянең иминият һәм тупланма өлешләре һәрберсе мөстәкыйль төрләр булып әверелделәр, иминият пенсиясе яңа формула буенча исәпләнә башлады. Ягъни ул эш стажына, пенсия балларына һәм яшькә бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри. Дөрес, стажы булмаган...
    • 21 гыйнвар 2015 - 05:43
      Районыбызда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры гастрольләре бара
      Районыбызда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Кариевлылар сабалыларга "Галиябану" спектаклен күрсәтә. Узган гасыр урталарында ук сәхнәләрдә гөрләп барган классик әсәрләрнең берсе, Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан язылган "Галиябану" әсәре бүген дә популярлыгын югалтмый. Казан татар яшь тамашачы театры әлеге әсәргә кабат әйләнеп кайтты. Кариев театры әлеге спектакль белән үзенең...
    • 21 гыйнвар 2015 - 05:37
      Сабаның үзәк урамнарыннан 5554 кубометрдан артык кар чыгарылган
      Гыйнвар гадәттәгедән хәйран явымлы булды, кар нормадан тыш явып коммуналь хуҗалыкка хәйран мәшәкатьләр тудырды. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе техникасы да район үзәге урамнарыннан кыш дәвамында 5554 кубометрдан артык кар чыгарды, шуның шактые гыйнварның ике ункөнлегенә туры килә. Хәзер көннәр аязып, бераз салкынайтачак. "Әмма коммуналь хуҗалыкка эш кимеми, арта гына. Кар...
    Реклама