Саба таңнары

28 февраль 2015 яңалыклары

  • 28 февраль 2015 - 07:07
    "Мунча ташы" татарның юмор брендына әйләнде" (ВИДЕО)
    Казанның Уникс концерт бинасында "Мунча ташы" юмор театрының тамашалары тәмамлана. Азатлык радиосына театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла 1 апрельдә "Мунча ташы"на 35 ел тулуын, алга таба да татар халкына хезмәт итәчәкләрен әйтте. Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән "Мунча ташы" юмор театры Казандагы 35нче юбилей сезонын "Акча корты" дип атаган. Театрның җитәкчесе...
    1570
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:52
    Авылларга багышланган җырлар арта
    Соңгы елларда авылларга багышланган җырлар күбәйде. Бу уй миңа да тынгылык бирмәде. Шулай бервакыт Яңа Мичәндә туып үскән күршемнең, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яшәүче Флера Шакирҗанованың җыр тексты язуын әйттеләр. Мин ул текстны күптәнге дустым, Татарстанның халык артисты, композитор Фәрит Хатыйповка тәкъдим итеп, халык күтәреп алырлык җыр язуын сорадым. Ул...
    1399
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:46
    Муниципаль хезмәткәрләр керем яшерә
    Район прокуратурасы авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде. Мәгълүм булганча, 2008 елның 25 декабрендә һәм 2007 елның 2 мартында кабул ителгән Федераль законнар һәм "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы ТР Законы (17.01.2008) нигезендә муниципаль хезмәткәрләр яллаучыга (эш бирүчегә) ел...
    1157
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:33
    Сөт елгасы акчага илтә
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 25 февральдә, район хуҗалыкларында 118520 килограмм сөт җитештерелгән. Иң зур күрсәткеч "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында. Бер сыерга - 25,6 килограмм сөт савыла. "Әхмәтов" хуҗалыгында - 21,2 килограмм продукция алуга ирешәләр. "Курсабаш"та бер сыерга уртача 20,4 килограмм. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Сатыш" филиалында 18,6-17,8...
    1199
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:26
    Педагог талантлар барланды [фоторепортаж]
    Кем ул сыйныф җитәкчесе? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 19-20 февральдә Саба гимназиясе базасында "Ел укытучысы-2015" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе буенча узган зона турында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштылар. Мәгариф өлкәсендә һөнәри осталыкка ия, иҗадый, эш-тәҗрибәсе белән башкаларга үрнәк булган мөгаллимнәрне ачыклау максатыннан бәйгеләр берсе артыннан икенчесе үрелеп алып...
    402
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:18
    “Патриот“тан җиңеп кайттылар
    Кем-кем, әмма хәрби киемле кадетлар Ватанны саклаучылар көнен аеруча тантаналы шартларда билгеләп үтә. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр. Икшермә мәктәбе кадетлары да әлеге традициягә тугрылыклы. Алар бәйрәмгә зур җиңү белән килделәр. Мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов Ватанны саклаучылар көне алдыннан кадетларга чираттагы исемнәр турында...
    1261
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 05:50
    Соры базар чикләнер [фоторепортаж]
    Соңгы елларда шәхси эшмәкәрлек үскәч, акчаны конверт белән генә бирүчеләр, хезмәт кенәгәсез генә эшләтүчеләр барлыкка килде. Кызыктыргыч бит: салым түлисе юк, Пенсия фондына, башкасына да акча күчерәсе түгел. Конвертлы акчага яшьрәкләр күп уйлап тормый, ризалаша. Юкса, гомер дигәнең тиз үтә, әллә кайда кебек тоелган пенсия чоры да Каф тавы артында...
    1338
    0
    0
Реклама