Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Педагог талантлар барланды [фоторепортаж]

Кем ул сыйныф җитәкчесе? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 19-20 февральдә Саба гимназиясе базасында "Ел укытучысы-2015" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе буенча узган зона турында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштылар. Мәгариф өлкәсендә һөнәри осталыкка ия, иҗадый, эш-тәҗрибәсе белән башкаларга үрнәк булган мөгаллимнәрне ачыклау максатыннан бәйгеләр берсе артыннан икенчесе үрелеп алып...

Кем ул сыйныф җитәкчесе? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 19-20 февральдә Саба гимназиясе базасында "Ел укытучысы-2015" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясе буенча узган зона турында әлеге сорауларга җавап табарга тырыштылар.
Мәгариф өлкәсендә һөнәри осталыкка ия, иҗадый, эш-тәҗрибәсе белән башкаларга үрнәк булган мөгаллимнәрне ачыклау максатыннан бәйгеләр берсе артыннан икенчесе үрелеп алып барыла. Шунсыз мөмкин дә түгел, үзе артыннан башкаларны да ияртә алучы, заман сулышын тоеп эшләүче, яшь буынга юл күрсәтүче мөгаллимнәрдән тормыш шуны таләп итә.
Зона бәйгесендә республиканың Саба, Теләче, Балтач, Арча, Кукмара, Әтнә районнарыннан муниципаль турда җиңүгә ирешкән 15 сыйныф җитәкчесе катнашты. Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина ачып мөгаллимнәрне әлеге эшлекле бәйрәм белән котлады. "Әлеге бәйгедә очраклы кешеләр катнашмый. Үз эшенең иң остасы булган сыйныф җитәкчеләре үзләренең эш-тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Шулай ук әлеге бәйгедә җиңелүчеләр дә булмаячак. Һәрберегезгә уңышлар телим ", - диде Светлана Гыйниятуллина. "Сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең зона этабында районыбыз данын Шәмәрдән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 сыйныф җитәкчесе Лилия Шайхова һәм Шекше урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ризәлә Гыйбадуллина яклады.
Тулырак мәлълүмат "Саба таңнары" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев