Саба таңнары

4 июнь 2015 яңалыклары

  • 4 июнь 2015 - 11:30
    Казанда 2 яшьлек малай коега төшеп үлгән
    Казанның Мирный бистәсендә 2 яшьлек малай ачык коега төшеп үлгән, дип хәбәр итә бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кечкенә бала юлыккан хәл турында хәбәр кичә 20 сәгать 8 минутта 112 системасы буенча килеп ирешкән. Шушы урынга килгән янгын бүлекчәләре баланың шәхси йорт ишегалдында...
    580
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:19
    Татарстан сулыкларында май аенда 20 кеше батып үлгән
    Татарстанда агымдагы елның май аеннан сулыкларда 20 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала. Узган елның шушы вакытында 17 кешенең, шул исәптән 2 баланың гомере суда өзелгән иде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр...
    521
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:12
    Татарстанда тагын бер кошчылык комплексы төзелә
    Әлеге кошчылык комплексы Минзәлә районының Наратлы-Кичү авыл җирлеге территориясендә төзелә башлаган. Быел төзүчеләр булачак комплексның дүрт объектын төзергә планлаштыра, дип хәбәр итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче чиратта берләшмәдә йомырка сала торган тавыклар үрчетергә җыеналар. Проект буенча кошчылык комплексы территориясендә инкубатор, тавык чалу цехы һәм башка...
    471
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:09
    Саба районы чүплекләрне 100 процентка юк иткән
    Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр барган санитар-экология икеайлыгы тәмамланды. Татарстанда барлыгы 1635 рөхсәтсез чүплек ачык­ланган, икеайлык барышында шуның 1486сы бетерелгән. Лениногорск, Теләче, Спас, Нурлат, Саба һәм Актаныш районнары чүплекләрне 100 процентка юк иткән. Биредә сүз авыл читләрендәге, ­болын-кырлардагы рөх­сәтсез чүплекләр турында бара. - Якын киләчәктә авыл эчләрендәге ерганакларга да...
    457
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 07:35
    Өч татарстанлы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
    Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка...
    517
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 07:05
    Шушы мизгелләрдә 15 меңнән артык укучы математикадан имтихан тапшыра
    Бүген, 4 июньдә, Татарстанның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәненнән профиль дәрәҗәсендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бүгенге имтиханнар сәгать 10да башлана. Имтихан өчен республикада 86 махсус пункт булдырылган. Аларда on-line режимда видеокүзәтү, махсус тикшерү җайланмалары урнаштырылган. Быел математикадан имтиханны беренче тапкыр ике - база һәм профиль дәрәҗәгә бүлүләре...
    478
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 06:59
    Минзәлә янында һәлакәт: 4 кеше вафат булган [+фото]
    Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Минзәләдән ерак түгел урында - М7 федераль трассасының 1101,39 нче чакрымында булган. Беренчел фаразлар буенча, "КИА Серато" шәһәрдән чыгып килгәндә, төп юлдан Казаннан Уфага таба хәрәкәт итүче "КамАЗ"га юл бирмәгән. Шуның аркасында җиңел автомобиль авыр йөк машинасы астына кергән. Җиңел машинадагы 4 кеше үлгән. Тикшерү эше...
    562
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 06:06
    Ландыш Нигъмәтҗанова: "Күңелем белән һәрчак балалар янында"
    Татар эстрадасының танылган йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова быел бик күп Сабантуйга чакыру алган. Тик, ничек кенә теләсә дә, барысына да бару мөмкин түгел. Шулай да Ландышны 6 июньдә Саба районы Миңгәр авылы, 7 июньдә - Яшел Үзәндә, 12 июньдә - Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы, 13 июньдә Чистай, Чаллы якларында күреп...
    537
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:59
    14 яшьлек үсмер селфи ясарга теләп һәлак булган
    Үсмер югары вольтлы электртапшыргыч баганага менгән һәм үзен шунда кәрәзле телефонга фотога төшермәкче булган. Бу бәхетсезлек Тула өлкәсенең Васильевка авылы тирәсендә була. Ток бәрүдән малай җиргә егылып төшә һәм һәлак була.
    560
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:44
    Энергетиклы эчемлекләрне сату тыела
    ТР Дәүләт Советы Татарстанда аз алкогольле, энергетиклы эчемлекләрне сатуны тыю турындагы закон проектын тәкъдим иткән иде. Әлеге документ инде 10 июнь көнне имзаланачак. Шулай итеп, бик тиздән республикада составында кофеин (бер кубта 0,151 мг нан артса), этил спирты (1,2 дән алып 9% ка кадәр) булган эчемлекләрне сатарга ярамаячак. Бу закон...
    446
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:34
    Баланы үзен генә калдырсаң – 5 мең сум штраф
    Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена. Аның нигезендә баланы ялгызын гына калдыру катгый тыела. Күпләр кибеткә кереп киткәндә баласын машинада утыртып калдыра, берәр җиргә барасы булса, өйдә берүзен калдыра. Яңа проект...
    471
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:29
    Янгын сүндерүчеләр мотоциклларга күчеп утырды [+фото]
    Хәзер утка каршы көрәшүчеләр янгын сүндерергә машиналарда гына түгел, махсус мотоциклларда да барачак. Казан янгын сагы гарнизонына шундый ике техника кайтарылган. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл булган урынга алар өч тапкырга тизрәк барып җитә икән. Янгын байкерлары инде урамга патрульгә дә чыкканнар. Ике коткаручыдан торган ике бригада көндез дә, төнлә дә...
    493
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:13
    Чаллы заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерелә башлады
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан лидеры эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автоомбильләрне сынап карау...
    498
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 05:07
    Кырымга мәҗбүри барасы була
    Русиядә барлык мәктәп укучыларын Кырымга барырга мәҗбүр итмәкчеләр. Мәдәният министрлыгы Кырым һәм андагы мәдәни мирасны барлык ил балалары барып күрергә тиеш дип саный. «Русия баласы өч җиргә һичшиксез барырга тиеш. Болар - Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Кырым. Бу маршрутлар ел саен калачак. Башкалары үзгәрә ала», - дип белдерә министр урынбасары Алла...
    446
    0
    0
Реклама