Саба таңнары

18 август 2015 яңалыклары

  • 18 август 2015 - 18:09
    Бәхетемне чит гаиләдә таптым
    Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләгәннәрне ишеткәч, дөньяга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була. "Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч,...
    927
    0
    0
  • 18 август 2015 - 18:06
    Татарстан юлында 18 кешенең гомере өзелгән
    Августның 17 көнендә Татарстан юлларында 217 һәлакәт теркәлгән. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге һәлакәт аркасында 18 кешенең гомере өзелгән, 260 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Шул вакыт аралыгында Казанда 61 һәлакәт теркәлгән - 65 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 3 кеше үлгән. Интертат.ру
    428
    0
    0
  • 18 август 2015 - 18:02
    Башкортостанда әни кеше ике нарасыен батырып үтергән
    Башкортостанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 2 һәм 4 яшьлек улларын батырып үтергән. Фаҗига кичә Октябрск шәһәрендә булган. 30 июль - 14 август көннәрендә психиатрия хастаханәсендә дәваланып чыккан әни кеше ике баласын үтерә һәм кабат хастаханәгә барып, шул хакта хәбәр итә. Тикшерү фаразлары буенча, ул аларны душ кабинасында батырып үтергән. Кайбер...
    735
    0
    0
  • 18 август 2015 - 17:59
    Ленар Сәйфиев төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлаган
    Артистларның күбесе теләгән җиренә барып, җәйне күңелле үткәрүе турында сөйләсә, җырчы Ленар Сәйфиев җәйнең тиз узып китүенә һәм планлаштырган эшләренә җитешә алмавына зарлана. "Туган як темасына язылган "Кайтыгыз, онытмагыз!" җырына клип төшерергә иде исәбем. Инде җәй узып бара, ә клип әле дә төшерелмәде", - диде Ленар "Туйлар.ру" хәбәрчесенә. Җитешмәвенең сәбәбе...
    1063
    0
    0
  • 18 август 2015 - 17:40
    Байлар Сабасында мопед йөртүчене бәрдергәннәр
    Узган атнаны Байлар Сабасында 16 яшьлек мопед йөртүче егетне бәрдерәләр. Бәхткә каршы техниканың тизлеге каты булмый. Мопед йөртүченең сәламәтлегенә куркыныч янамый.
    1173
    0
    0
  • 18 август 2015 - 11:45
    Исерек шоферларны мәҗбүри дәвалаячаклар
    РФ Сәләмәтлек саклау министрлыгы шундый мөрәҗәгать белән чыккан. Эчеп, төрле психотроп матдәләр кулланып руль артына утырган шоферларны дәваларга кирәк дип белдергәннәр андагылар. Бу бары тик суд карары белән эшләнәчәк. Исерек шоферны диагностика үтеп, профилактик чаралар узарга яки дәваларга мөмкин булачак. Әлеге закон проекты тиз арада гамәлгә дә керергә мөмкин. Хәзер...
    1235
    0
    0
  • 18 август 2015 - 11:42
    Урып-җыюның 60 %ы төгәлләнде
    Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырып алынган инде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республикада 947,2 мең гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган. Бу барлык мәйданның төгәл 60 %ы дигән сүз. Җыеп алынган уңыш күләме 2008,6 мең тонна. Гектар уңышы 21,2 центнер тәшкил итә. Лидерлык...
    1149
    0
    0
  • 18 август 2015 - 11:36
    Казанда Бөтенроссия бал ярминкәсе узачак
    "Бал муллыгы" Бөтенроссия бал ярминкәсе 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр, шәһәрнең бер сәүдә комплексы мәйданчыгында - Ибраһимов проспекты 56 нчы йорт адресы буенча уздырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярминкәгә Татарстан, Башкортостан, Краснодар крае һәм Россиянең башка төбәк умартачылары балның төрле сортларын (каштан, карабодай, юкә, донник, урман...
    783
    0
    0
  • 18 август 2015 - 06:09
    Удмуртиядә өч кешелек гаиләне чәнчеп үтерүчене тотканнар
    Әлеге җинаять14 августта Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында кылынган иде - бер ир-ат өч кешелек гаиләне чәнчеп үтереп чыгуы турында әйтелде. Җинаять кылуда шикле адәм буларак 1984 елгы Николай Михеев исеме әйтелде, аны эзләүгә бирделәр. Эзләү барышында аның Татарстанда машинасы табылу сәбәпле, үзенең дә безнең республикада булу ихтималы хакында әйтелде....
    687
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:51
    3 кешене чәнчеп үтергән җинаятьче Татарстанда качып ята
    Әлеге хәл 14 августта булган. Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында өч кешелек гаиләне чәнчеп үтергән җинаятьченең Татарстанда булу ихтималы бар. Җинаять кылуда шикле адәм - 1984 елгы Николай Михеев һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат...
    1088
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:37
    Имештер, эш урынындагы гыйшык-мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән
    Кая бара бу дөнья диярсең, беркөнне телевизордан сөйлиләр: имештер, эш урынындагы гыйшык-мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән. Кайсыдыр чит ил галимнәре шундый фикергә килгән ди. Шушы мәсьәләдә галим-голәма тәҗрибә дә үткәргән. Анда, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә инде, ике йөзләпме кеше катнашкан, имеш. Эшләре беткән! Гыйшык-мыйшык хәлләрен чишеп утырганчы, җәмгыятькә...
    1041
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:35
    Аның тилмерүен күреп, ничек яшәргә
    Чаллы шәһәрендә яшәүче тугыз айлык Ләйләгә ярдәм кирәк. Дилшат белән Айсылуның көтеп алган беренче сабые ул Ләйлә. "Авырлы вакытта бар да яхшы иде. Табиблар кушканны тыңладым, һәрдаим тикшерелеп тордым, УЗИ нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Тик бала табар вакыт җиткәч, шактый тилмерергә туры килде", - дип сөйли Айсылу. - Бала тудыру...
    1100
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:33
    70 мең акча югалуда вирус гаепле
    53 яшьлек бер кешенең картасыннан 70 мең сум акча югалуда вирусны гаеплиләр. Тукай районында яшәүче ир банк картасыннан акча урлаулары турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аның счеты «Мобиль банк» хезмәтенә тоташтырылган булган. Полицейскийлар версиясе буенча, караклар акчаны компьютер вирусы ярдәмендә алган. Әйтик, ир Интернеттагы ссылка буенча очраклы рәвештә...
    1062
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:29
    Магнит шариклар йоткан балага операция ясарга туры килгән
    Казанда ДРКБ табиблары яшь ярымлык малайга өч сәгать буена гаять дәрәҗәдә катлаулы операция ясаган. Ул берничә магнит шарик йоткан булган. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында. Магнит уенчыклар бала өчен бик куркыныч. Элементлар бала тәнендәге килеш тә бер-берсенә тартыла, тән тукымаларына зыян китерә, эчәклекне тарттыра ала. Нәкъ менә магнитлы булганга алар...
    1026
    0
    0
  • 18 август 2015 - 05:16
    Лилия Муллагалиева лилияле машина алган [+фото]
    Җырчы Лилия Муллагалиева шушы көннәрдә Toyota RAV4 машинасы алган. Бу аның дүртенче машинасы икән. Үзенчәлекле, башкаларныкына охшаш булмасын өчен машинасына лилия чәчәкләрен төшерткән. Туйлар.ру
    474
    0
    0
Реклама