Саба таңнары

17 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 17 сентябрь 2015 - 12:26
    Башка илләрдә бензинга бәяләр ничегрәк
    Бензинга бәяләр ЕВРО белән билгеләнде. 17 сентябрь, 2015 ел мәгълүматы.
    633
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 12:07
    Татарстан юлларында 28 кеше үлгән
    Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән 17 сентябрьгә алынган мәгълүматларда шундый аяныч саннар китерелә. Сентябрь башыннан бүгенгә кадәр Татарстан юлларында 28 кеше үлгән, 253е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган тәүлектә генә дә республикада кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерердәй 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның берсендә кеше гомере өзелгән. Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль...
    627
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 11:02
    Ислам институтында мөселман журналисты мәктәбе ачыла
    Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның "Журналистика" юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда...
    694
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 10:33
    Югары һәм урта профессиональ белеме булган, ләкин бүгенге көнгә кадәр эшсез гражданнар игътибарын
    2014-2015 елларда югары хэм урта профессиональ белем биру уку йортларын тэмамлаган,лэкин бугенге конгэ кадэр эш белэн тээмин ителмэгэн гражданнарны хэм эш белэн тэмин итэргэ телэуче оешма ,предприятелэргэ Саба районы эш хэм мэшгуллек узэге тубэндэге дэулэт хезмэте тэкъдим итэ: 1) «Беренче эш урыны» программасы буенча эшкэ урнаштырып, материаль ярдэм курсэту; 2)...
    822
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 10:30
    Россиядә пенсия яше 2016 елдан артырга мөмкин
    РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә, чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы. Басмада билгеләп үтелгәнчә, бюджетны проектлауның соңгы вариантындагы хисаплар буенча 2017 ел башына Резерв фондында 0,5 трлн сумнан аз гына артыграк акча кала һәм...
    623
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 10:10
    Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлекләргә ау башланды
    15 сентябрьдән Татарстанда кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау сезоны ачылды. Бу хакта Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хәбәр итә. Идарә хезмәткәрләре, аучыларның билгеләнгән кагыйдәләргә таянып эш итүләрен, канунсыз ауның шаһиты булган очракта тиз арада хәбәр итүләрен сорый. "Хайваннар дөньясының торышы, аңа сезнең мөнәсәбәтегездән торуын исегездә тотыгыз", -...
    661
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 08:21
    Юлдан түбән төшеп каплану һәлакәтләре күбесенчә фаҗига белән тәмамлана
    Транспорт чараларының уртача тизлекләре арткан җәйге-язгы чорда, юлдан түбән төшеп каплану очракларының да саны арта. Куркынычсызлык каешларын эләктермәү бу төр һәлакәтләрнең фаҗига белән тәмамлану ихтималлыгын үстерә. Җыеп кына әйткәндә, быел Татарстандагы юлларда транспорт чараларының түбән төшеп каплануының 287 очрагы нәтиҗәсендә, 55 кешенең гомере өзелгән, 360 кеше тән казасына дучар булган....
    961
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 07:12
    Исерек хәлдәге сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасын кыйнаган
    Казанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары сайлау комиссиясе әгъзасын хулиганлык ниятеннән кыйнау факты буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Инцидент кичен 156 нчы сайлау участогы урнашкан 65 нче мәктәптә килеп чыга. 19 сәгать 55 минутта участокка алкоголь...
    541
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:57
    Алма рак күзәнәкләрен үтерә
    Алманың 80-90 процентын су тәшкил итә. Цитруслы җиләк-җимеш белән чагыштырганда, алмада А, В2 витамины күбрәк. Шуңа да әлеге җимешне «аппетит витамины» дип тә йөртәләр. Алма организмны шлак­лардан, токсиннардан чистарта. Составында пектин күп булу сәбәпле, кандагы холестеринны киметә. Ашкайнату системасы бозылганда булыша, дөрес, ашказанында җәрәхәт (язва) булганнарга чи килеш ашарга киңәш...
    490
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:49
    Ир белән хатын күпердән сикергәннәр
    15 сентябрь көнне Казанның Киров дамбасында 1955 нче елгы ир-ат һәм 1966 нчы елгы хатын-кыз күпердән суга сикерәләр һәм аннан соң ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. МЧС хезмәткәрләре аларны коткара һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыра. Әлеге пар алкоголь кулланганнан соң, кызып китеп, суга сикерергә ниятләгән булса кирәк. Әлмәт таңнары
    429
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:45
    Коточкыч хәл: лифтта 10 яшьлек кызны көчләгәннәр
    Алдан тикшерүләр буенча, кыз бала урамда уйнаган була. Шулчак аны бер ир-ат подъездга югалган песине эзләргә дип чакырып ала. Казанның Оренбург трактындагы торак йортның дүртенче катында лифт кабинасы янында ир-ат кызны көчли һәм аннан соң кача. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, җинаятьчене эзлиләр. Әлмәт таңнары
    413
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:40
    Бүген 22 градус җылы булачак
    Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә, иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана. Андый урыннарда күз күреме 500 метрдан кимергә мөмкин. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм...
    443
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:38
    Казанда яңа төр светофор эшли башлады
    Казанның Совет мәйданы тирәсендәге җәяүлеләр юл чыга торган урынынга җиргә светофорлар урнаштырганнар. Бу гадәти булмаган светофор кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк, дип саный ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җәяүлеләр чыга торган юл башларына урнаштырылган махсус сызыклар яшел һәм кызыл төстә яна. Дөрес, көн яктысында алар бик сизелми, ә менә караңгылана башлагач,...
    454
    0
    0
Реклама