21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Районыбыз бухгалтерларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
21 ноябрьдә икътисадның җаваплы белгечләре - бухгалтерлар да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Олы Нырты авылы китапханәчесе Люциянең эшен яратуы – яшәү рәвеше
Олы Нырты авылы китапханәчесе Люция Әхмәтшина 1992 елдан бирле үзенең хезмәтен күңел биреп, яратып башкара. Эш урыны итеп мәдәният йортының бер бүлмәсе генә бирелсә дә, ул зәвыклылыгы, җиһазланышы, матурлыгы, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итә. Китаплар сайлап алырга уңайлы, газета-журналлар һәркайсы үз урынында. Ач та укы, яраткан темаңны иркенләп сайла. Люция...
-
Хезмәттәшебез Зәмирә Сәмигуллинаның “Кем син, насыйп яр?” дип исемләнгән беренче китабы дөнья күрде
Әлеге җыентыкта аның төрле елларда иҗат ителгән повесте, хикәяләре һәм сөйләкләре тупланган. Аларда кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре кебек темалар яктыртыла; гаделсезлек, җавапсыз мәхәббәт, хыянәт, әдәпсезлек проблемалары күтәрелә. Язучы фикеренчә, һәр җинаятьнең нигезендә әхлаксызлык ята. Ачы язмышка дучар булып та, үз-үзен югалтмаган, чиста, саф күңелле хатын-кыз образларын Зәмирә...
-
Дания Минһаҗева: Пародонтоз тешсез калдыра
Сәламәт тешләр - ул чәйнәү аппараты һәм аш кайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки йөзнең матурлыгы һәм күркәм елмаю да. Еш кына теш табибына кешеләр тешләренең тик торганда селкенә, хәтта төшә башлавыннан зарланып киләләр. Андый кешеләр авыру әле күптән түгел генә башланды дип уйлыйлар. Ләкин гадәттә, җентекләп караганнан...
-
Фаил Сәйфуллин: йортларда янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләре үтәлми
Ягу сезоны башлану белән торак фондында янгын чыгу очраклары ешая. Әмма моңа салкыннар түгел, күпчелек очракта кешеләр үзләре гаепле булып чыга.
-
Сабада дружиначылар саны артачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 ноябрьдә Куркынычсызлык Советы һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең берләштерелгән утырышларын үткәрде.
-
Татарстанда яшь гаилә мотоциклсыз да, акчасыз да калган
Татарстанда яшь гаилә бушлай белдерүләр сайтындагы бер белдерүгә алданып, 187 мең сум акчасыннан колак каккан. Яшьләр модалы спорт мотоциклы сатып алмакчы булганнар. Белдерүдә күрсәтелгән сатучы белән барысын да сөйләшкәннән соң, финанс компаниясе исеменнән эш йөрткән кырыгалдарлар аларга электрон почта аша документларның тулы пакетын, шул исәптән транспорт чарасының документлары күчермәләрен һәм...
-
Фуат Әбүбәкеров белән Фәрит Бикчәнтәе җәяү йөриләр
Бер миллион сум отарга хыялланучылар аз түгелдер. Дөрес, андый теләк миндә дә бар. Әмма июль башында, яңа телефон алганнан бирле, миллион адым ясау турында хыяллана башладым. Октябрь ахырында ул чынга да ашып куйды. Элеккеге телефоным сафтан чыгып, саташа башлагач, яңасын алырга мәҗбүр булдым. Берзаман экранында: «Котлыйбыз! Сез максатыгызга ирештегез!» -...