Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 9 октябрь 2019 яңалыклары

    • 9 октябрь 2019 - 18:12
      «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия
      8 октябрь көнне, Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен, «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия оештырдылар. Без балаларга элек кешеләрнең бер-берсенә ничек еш хатлар язулары турында сөйләдек.
    • 9 октябрь 2019 - 17:29
      Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
      ТР Президенты тармак ветераннарына рәхмәт әйтте һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
    • 9 октябрь 2019 - 17:06
      Табиб көзге күңел төшенкелеген җиңү өчен киңәш бирде
      Белгеч көндезге йокыны җәяү йөрү белән алыштырырга тәкъдим итте.
    • 9 октябрь 2019 - 16:43
      Киләсе ел бюджетында район газеталарының гонорар фондын арттыру исәпкә алынган
      Дәүләт Советында алдагы өч елда мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чараларына каралган чыгымнарны әйттеләр.
    • 9 октябрь 2019 - 16:36
      Спартакиаданы сабалылар отты
      Узган җомга-шимбә көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе базасында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булды. Ярышларга республиканың 16 районыннан командалар килгән иде.
    • 9 октябрь 2019 - 16:27
      Ярминкәләр дәвам итә
      Район хуҗалыклары, кооператорлар, авыл җирлекләре узган шимбәдә «Казан» агро­сәнәгать паркына чираттагы ярминкәгә бардылар. Башкалада яшәүчеләр үзләре өчен кирәкле продуктлар алырга иртәбаштан кил­де, сәгать сигездә сәүдә рәтләре халык белән тулган иде.
    • 9 октябрь 2019 - 16:18
      АЕК БУЛУГА НИ ҖИТӘ
      Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференция режимында үткәрелгән утырышта иң элек алкоголизмны профилактикалау чаралары турында сөйләштеләр.
    • 9 октябрь 2019 - 16:14
      БӨТЕН КӨННЕ БОЗА ТОРГАН ИРТӘНГЕ ГАДӘТЛӘР
      Көнегезне матур һәм продуктив үткәрергә теләсәгез, ул гадәтләрдән баш тартыгыз! Иртәдән үк үзеңне дөрес дулкынга көйләү бик мөһим. Әмма әлеге гадәтләр безнең көнебезене боза да куя. “Көнем тагын мәгънәсез үтте”, дип борчылмас өчен без иртән башкара торган гадәтләрнең кайсыларыннан арынырга кирәк?
    • 9 октябрь 2019 - 15:18
      Кызыксындыру бүләге алды
      Газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелгән «Языл һәм телевизор от!» бәйгесендә ел саен актив катнашучы газета укучыбыз Кәримулла Гатауллин дүртенче тапкыр рәттән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Гатауллиннарга унга якын исемдәге газета-журнал килә һәм барысын да диярлек теркәп баралар. Район газетасын Сабага күчеп килгәннән бирле алдыралар. Алар кебек матбугат дусларыбыз күбрәк булсын иде.
    • 9 октябрь 2019 - 14:42
      Россия табиблары депрессиягә каршы мобиль кушымта ясаган
      Кушымта кешенең чынлап та депрессиядәме икәнлеген ачыклый ала.
    • 9 октябрь 2019 - 14:09
      Бразилия футбол фанаты Томер Савойя татар ашларын кабып карый
      Россиядә узган футбол чемпионаты вакытында иң танылган Бразилия футбол җанатары Томер Савоя Казанда видео төшергән. Ул Татарстанда ясалган азыкларны һәм эчемлекләрне татып карый. Җанатар үзенең хис кичерешләре белән бик күңелле итеп уртаклаша.
    • 9 октябрь 2019 - 13:36
      Үлем үкенечсез булмый дисәләр дә…
      Соңгы вакытларда райондашларыбыз­дан, бигрәк тә дин тотучы мөсел­маннардан мәетне яруга кагылышлы канәгатьсезлек сүзләрен еш ишетергә туры килә. Инде олыгаеп вафат булган әби-бабайларны да ярдырмыйча җирли алмаулары турында ачынып сөйләүчеләр бар. Моңа бигрәк тә дин әһелләре борчыла. Гәүдәне бер дә мәсхәрәләтәсе килми бит, дин кануннары буенча вафат булган мөселманның җәсәден мөмкин кадәр тизрәк җир куенына иңдерү зарур.
    • 9 октябрь 2019 - 13:34
      Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшьләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән
      Исерек яшүсмерләр тәмәке бирмәгән өчен ир-атны балалар мәйданчыгында кыйнаган.
    • 9 октябрь 2019 - 13:15
      Ркаил Зәйдулла: Пенсиядәге журналистларга аерым гонорар фонды булырга тиеш
      Депутат пенсионер журналистларга, язучыларга гонорар күләме түбән булуын әйтте.
    • 9 октябрь 2019 - 11:19
      Тракторлар татарча бии
      Алабугада машина төзүчеләр көнен гөрләтеп билгеләп узганнар. “МТС-Татарстан” компаниясенең сәүдә-җитештерү хезмәткәрләре котлаулар кабул итте. Бәйрәмнең күрке – тракторлар биюе булгандыр.
    Реклама