Зөлфия апа Фәхретдинованың күңел матурлыгы курчакларына да күчкән. Капка төпләренә җитүгә әлеге йорт хуҗаларының матурлыкка гашыйк, алтын куллы кешеләр икәнлеге аңлашыла. Ишек алларында ясалма күлдә төнбоеклар, пар аккошлар йөзә, аллы-гөлле чәчкәләр күзне иркәли. Ә зур, иркен йорт эченә үтүгә үзеңне сихри дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Төрле милләт вәкилләре булып киенгән курчаклар, күз явын алырлык зур чәчәк - яктырткычлар (торшер) - барысы да Шәмәрдәндә яшәүче Зөлфия апа Фәхретдинованың иҗат җимешләре.