Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.

Гаризалар һәм документлар мөһер сугылган конвертта 2020 елның 10 сентябреннән 9 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт. Консультацияләр өчен телефон:(843)221-76-88(өстәмә:8841,8842).

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтама буенча кереп була.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев