Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Бүгеннән Саба районында сайлау участоклары эшли башлады

    Район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, район буенча 24300 гә якын кеше тавыш бирү хокукына ия. Алар өчен Сабада һәм авыл җирлекләрендә 40 сайлау участогы ачылды. Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483 номерлы участокта сайлаучылар иртә баштан зур активлык күрсәтәләр. Беренче булып тавыш биргән Фәнил Зиннәтуллинга сайлау комиссиясе рәисе Илнар Гайнуллин истәлекле бүләк тапшырды.

    Реклама

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: