Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты киләчәгебез өчен тавышымны бирдем»

13 сентябрь – Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау көнендә Саба районында барлыгы 40 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Лесхоз бистәсендә урнашкан 2476 нчы сайлау участогы да иртәнге сәгать 7дә беренче сайлаучыларны каршы алды.

undefined

Барлыгы 864 сайлаучыны берләштергән әлеге участокка бистә гражданнары иртәнге сәгатьләрдә үк үз бурычын үтәргә ашыкты. «Саба урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, урманчылык эшенә 45ел гомерен багышлаган Васил Нурулла улы Гыйззәтуллин да иртәдән үк үзенең гражданлык бурычын үтәргә килде. «Үз тавышымны бирүгә бик җитди һәм җаваплы карыйм. Сайлауларга һәрвакыт зур ышаныч һәм зур канәгатьлек белән барам. Быелгы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау ны да аеруча зур кәеф күтәренкелеге белән көтеп алдым, беренчедән, Президентыбыз минем авылдашым, икенчедән, Татарстаныбыздагы үзгәрешләр, яңалыклар күз алдыбызда. Безнең Саба урман хуҗалыгы Татарстанның сигез район биләмәсенә урнашкан. Кайсы гына районда булырга туры килсә дә инфраструктураның югары дәрәҗәдә булуына сокланасың. Халыкның тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшыра, камилләшә бара. Һәрбер өлкәдә яшәү һәм хезмәт шартларының алга китүе күз алдыбызда. Һәрбер төбәктә тигез, шома юлла каршы ала, торак йортлар, яңа объектлар артканнан арта, спорт корылмалары сафка баса, кыскасы, үсеш югары дәрәҗәдә. Мин шуларга горурланган, куанган хәлдә Татарстаныбызның якты киләчәге өчен үз тавышымны бирдем», - ди Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Васил Нурулла улы Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X