Саба таңнары

20 сентябрь 2021 яңалыклары

  • 20 сентябрь 2021 - 23:00
    Сабада “Автосессия” бәйгесенең район этабы уздырылды
    Бәйгене «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба һәм Теләче районнары буенча бүлекчәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе үткәрде.
    528
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 16:44
    Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре «В гостях у сказки» дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы оештырдылар
    17 нче сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен «В гостях у сказки» дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы оештырдылар. Чара барышында балалар күңелле, дустанә һәм әкияти атмосферага чумдылар. Балалар өчен төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар белән киң программа әзерләнгән иде. Шулай ук клоун белән бергә балалар күңелле флешмоб та башкардылар. Чара әкият персонажлары: Машенька, клоун һәм тычкан катнашында күңелле музыка белән үрелеп барды.
    543
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 16:22
    1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар
    Сәләтле балалар мәктәбенең мәгълүмати-китапханә үзәгендә 1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Чара барышында беренче сыйныф укучылары кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар. Чарада мәктәп китапханәчесе Эльвира Рәсимовна 1 нче сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды, анда алар республикабызның мәдәни мирасы белән таныша, шулай ук мәдәни чараларда катнаша алачак.
    318
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 15:36
    «Путин» түләвен алмыйча вафат булган пенсионерга дигән акчаны туганнары ала алачак
    Пенсионер 31 августтан соң вафат булып, сентябрьдә 10 мең сум күләмендә бирелгән түләүне алырга өлгермәсә, акча пенсионер исән чагында алып өлгермәгән пенсия белән бергә бирелә.
    337
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 14:29
    21 сентябрьгә һава торышы
    21 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә 0..+5˚, урыны белән туфракка -2˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +8..+13˚ градус.
    214
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 13:57
    Шәмәрдәндә «Улыбайтесь, Смайлики!» уен программасы узды
    16 нчы сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Э.И.Галиуллина) смайликның туган көненә багышланган «Улыбайтесь, Смайлики!» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Чара барышында балалар смайликның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләренең яраткан смайлларын яфракларда сурәтләп, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
    239
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 13:11
    Пермь университетында сигез кешене атып үтерүче егет юрфакта укыган
    Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.
    736
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Саба районында юл хәрәкәте иминлеге атналыгы башланды
    Чара балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 20 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр уздырыла.
    345
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 11:13
    «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
    Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 артык гариза бирелгән булган.
    331
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 10:24
    Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч сатыла
    Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) сатыла. Китаплар һәм буягычның бәясе – 100, йолдызлы сканворд - 70 сум.
    261
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 09:43
    14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырылды
    Саба җирле Яшь Гвардиясе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшыруны оештырдылар. Саба муниципаль районының 14 кешесе Россия Федерациясе гражданы паспортларын алды. Кунаклар аларга укуда һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләделәр.
    289
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 09:31
    Иштуганда "Бездә күркәм гадәт бар - кәбестә пирогы пешерү" кич утыру узды
    Иштуган авылы мәдәният йортында "Бездә күркәм гадәт бар - кәбестә пирогы пешерү" исеме астында кич утыру оештырылды.
    269
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 09:21
    В подразделениях АО «Транснефть – Прикамье» проведены выездные совещания по вопросам предупреждения травматизма и улучшения условий труда
    На объектах Пермского и Казанского районных нефтепроводных управлений АО «Транснефть - Прикамье» состоялись выездные совещания по вопросам предупреждения травматизма и улучшения условий труда.
    136
    0
    0
  • 20 сентябрь 2021 - 08:58
    Байлар Сабасыннан Марат Шәфыйков #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone 12 отты
    Быелгы сайлауларның тагын бер күңелле яңалыгы - #МойТатарстан фотоконкурсында катнашып, iPhone 12 оту мөмкинлеге. Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз сәхифәңә генә куярга кирәк булды. Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатылды. Барлыгы 36 смартфон уйнатылды. Бүләк отучылар арасында якташыбыз, Байлар Сабасыннан – Марат Шәфыйков та бар. Котлыйбыз, игелеге булсын!
    350
    0
    0
Реклама