21 март 2022 яңалыклары
-
Югары Шытсу авылында Нәүрүз бәйрәме үтте
Ел да балалар белән авылның берәр урамыннан Нәүрүз бәйрәме өчен ярма җыябыз. Гармуннар уйнап, һәр кешегә кереп, Нәүрүз әйтеп, бәйрәмгә чакырабыз.
-
22 мартка һава торышы
22 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязганда -14˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Татар Икшермәсе авылында яшәүче Фәрхуллин Хәлиулла Фәрхулла улына - 90 яшь
Фәрхуллин Хәлиулла Фәрхулла улы 1932 нче елның 18 мартында Фәрхулла һәм Фатиха Кәримуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1940 нчы елда Икшермә мәктәбенә беренче класска укырга керә.
-
1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр
Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
-
Сатыш авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды
Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар пылау, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр.
-
Татарстан юлында фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән
Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.
-
Кече Шыңарда "Иман нуры" дип исемләнгән тематик кичә үтте
17 март көнне кояш баегач изге бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсе башлана. Алда изге рамазан ае якынлаша. Шул уңайдан Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән "Иман нуры" дип исемләнгән тематик кичә үтте.
-
Гуманитар штаб эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырылды
18 нче март көнне «Маяковский» иҗат киңлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы тарафыннан оештырылган "Без бергә" хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде
Үткән ел республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект сафка бастырылды.
-
Егетләрне көрәш чыныктыра
Россиядә 1997 елдан 19 мартта Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне билгеләп үтелә башлады. Быел бәйрәмнең календарьга кертелүенә чирек гасыр. Әлеге датаның сайлануы 1906 елда Николай 2 нче указы белән су асты көймәләренең хәрби флот суднолары классификациясенә кертелүе белән бәйле.
-
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек эшләре үткәрелде
Язгы ташуга әзерлек уңаеннан Тимершык авыл җирлегендә елгаларны чүп-чардан, ләмнән арындырылды.