22 март 2019 яңалыклары
-
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр
Билгесез ир-ат бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында участок полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән.
-
Ваһапов фестивале конкурсы гаризалар буенча рекорд куйган
Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән.
-
Татарстанда еллык температура арту дәвам итә
Республика буенча уртача температура һәр ун ел саен 0,5 градуска арта.
-
"Хуҗа Насретдин" спектакле онлайн
Тамаша 22 мартта, 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Яңа ачылган “Саба Арена” комплексында теннис ярышлары бара
Бүген яңа ачылган “Саба Арена” комплексында РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVIII мемориал – өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте.
-
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында җиңде
Россиянең 19 яшьлек спортчысы Евгения Медведева өченче урынны алды.
-
Рөстәм Миңнеханов Франциянең Мариньян шәһәре технопаркында булды
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озатып йөрүче затларга технопаркның эшчәнлеге, аның үсеш адымнары һәм резидент компанияләр өчен шартлар турында сөйләделәр.
-
Эмбрионнарны трансплантацияләү буенча укытуның 2 этабы ахырына якынлашты
17 марттан 20 мартка кадәр сыерлар эмбрионын трансплантацияләү (күчереп утырту) буенча технолог-осеменаторлар укытуның йомгаклау этабы узды.
-
Марат Бәшәров хатыны белән рәсми рәвештә аерылышкан
Дөнья суды 21 мартта Марат Бәшәровның һәм аның хатыны Елизавета Шевыркованың никахын өзде.
-
“26 йорт салганны...” Балтачта дәүләттән бер тиен алмыйча мәчет төзегәннәр
Балтач районында кырык дүртенче мәчет ачылды. Бүген, мәчет төзеп, берәүне дә шаккатырып булмый, дияргә ашыкмагыз. Бистәдә дүртенчесе булган затлы да, гүзәл дә бу бина барлы-юклы дүрт ел эчендә халыктан җыйналган сәдака акчасына төзелде. Шуның белән үзенчәлекле дә инде ул.
-
Түбән Камада билгесез җинаятьче участок полицейскиен пычак белән кадап үтергән
Урында тикшерү-оператив төркеме эшли, гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.
-
МАЛЛАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕ ИЛДАР
“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе сөт җитештерүдә районыбызда алдынгы урыннарны били. Бүген биредә бер сыерга 27 килограмм сөт җитештерелә. Әлеге уңай күрсәткечләрдә сыер савучы Илдар Латыйповның да өлеше зур. Авыл хуҗалыгы аның кебек тырыш, үз эшенә бирелгән хезмәт алдынгыларына таяна да инде.
-
Агрохимия үзәге ашлама күләмен ачыклый торган программаны кулланылышка керткән
Программа 38 авыл хуҗалыгы культурасына исәпләнгән.
-
Вил Усмановка “Татарстан Республикасы халык артисты” исеме бирелде
“Ел саен иҗатым белән бу исемгә тап төшерми, матур җырлар белән киләчәктә дә халыкка хезмәт итәргә язсын”, - диде җырчы.
-
Газ хезмәткәре елга бер килергә мөмкин, ә башка вакытта кем җаваплы?
Былтыр Татарстанда сөрем газыннан 31 кеше агуланган. Быелның ике аенда Татарстанда 39 куркыныч очрак теркәлде. Чистай һәм Бөгелмә районнарында исә кешеләр һәлак булды. Бөтен ил өчен куркыныч проблемага әверелгән мәсьәләне хәл итү турында “Татар-Информ” агентлыгында узган очрашуда сөйләштеләр.