22 апрель 2018 яңалыклары
-
Эзмә авылындагы аккан язгы ташу колак тондыргыч иде (+видео)
Ышанмасагыз, видеоны тыңлап карагыз
-
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән
"Узган елгы нәтиҗәдән чыгып, биремнәргә бераз үзгәрешләр кертелә", - диде Лилия Әхмәтҗанова.
-
"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде
Исәп 1:0.
-
Казанда “Татар киносы атналыгы” узачак
Атна дәвамында фильмнар күрсәтеләчәк һәм иҗади очрашулар узачак.
-
Кытайлар Төркиядә сатып-алуны өстенрәк күрә
Төркиядә Кытай туристларының чыгымнары узган ел белән чагыштырганда 166 процентка арткан.
-
Эзмә авылы мәдәният йортында Чаллы дәүләт драма театрында 26 ел зур сәхнәдә чыгыш ясап танылган якты йолдызыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлфия Мәүлетова– Фәйзерахманованың иҗат кичәсеннән фоторепортаж (+видео)
Татар театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Чаллы дәүләт драма театры артисты Гөлфия Фәйзерахмановага Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев указы белән 2009 елны 21 апрелендә Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә
-
Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә
Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак.
-
TMTV премиясен тапшыру: кызыл келәм, затлы күлмәк һәм Инстаграм тулы ФОТО
Әлеге минутларда Пирамида күңел ачу үзәгендә TMTV премиясен тапшыру тантанасы бара. Аны турыдар-туры эфирда да күрсәтәләр, социаль челтәрләр дә концерт күренешләре белән тулган.
-
Чүплекләрнең 70 процентка якыны санитар-экологик икеайлык барышында бетерелгән
Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган.
-
Быел "Татар-дозор" квест-уены "Инкыйраз" дип аталды
Оештыручылар фикеренчә, популяр квестта катнашучылар татар теле, мәдәнияте, тарихында эзләрен калдырырга, инкыйразны туктатырга тиешләр.
-
Татарстан Мәдәният министрлыгына Тынычлык байрагы тапшырылды
Министрлык әлеге олы бүләккә БМО- ЮНЕСКО халыкара гуманитар проектларын башкарудагы актив эшчәнлеге өчен лаек була.
-
Казанда 36 җырчыга ТМТВ премиясе тапшырылды
Тантана, быел өченче тапкыр уздырылганга, "Өченче биеклек" дип аталды.
-
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Янгын сүндерү-коткару гарнизоннары җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәллләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын уздыру йөкләнгән.
-
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Бөекбритания белән 63 ел идарә итүче королеваның туган көне уңаеннан төрле чаралар оештырылачак.
-
Татарстанда көчле җил булу ихтималы турында кисәтелә
Татарстан Гидрометеорология идарәсе якындагы өч сәгатьтә республикада көньяктан бик көчле җил көтелүен, аның секундына 20-25 метрга җитәчәген җиткерә.