26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Авылда яши белү – зур гыйлем ул
Татар авылы бүген ничек яши? Бу сорауга җавапны Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев белән эзләдек.
-
“Мөселманнар” газетасы бәйгесендә бүләккә хаҗга юллама биреләчәк
“Мөселманнар” газетасының яңа санында чираттагы тур сораулары басылган.
-
“Кеше көненә 5000 адым йөрергә тиеш”
Хәзер шәһәр урамнарында да, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз. Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле хәл: димәк, кеше телевизор каршыннан, диваннан кубарылып чыгарга үзендә көч тапкан, тормышына файдалы яңалык кертә, сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Болай йөрүне “скандинавча йөреш” дип атыйлар. Нинди спорт төре соң бу, аның файдасы нидә, зыяны бармы, гадәти агач таяклар белән дә скандинавча йөреп буламы? Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, скандинав йөреше буенча халыкара белгеч-инструктор Лидия Кадыйрова белән шулар хакында сөйләшеп алдык.
-
Карның артыгы булмый. Кыш түгел, без үзгәрдек
Бу атнада Казан “бөке”дә утырды. Атна уртасында ишеп яуган кар башкала халкын эшкә иртәрәк чыгарга һәм соңрак кайтырга, машиналы кешеләрне исә автобуска күчеп утырырга мәҗбүр итте. Нишләмәк кирәк, хәзер кар яву да гайре табигый хәл булып тоела башлады.
-
Ана теле: Мәгънә = сүз тәңгәллеге. “Эшлекле тел” нәрсә ул?
Теманың бүген чыннан да җәмәгать игътибарын җәлеп итәрлек актуальлеген раслаган, борчылырлык мисаллар бихисап. Дәлилгә бу язмада берсе дә җитәр дим. Менә ничә ел инде һәр атна башында “Эш дәфтәрем”нең “Мәгънәсез сүз” дигән бүлегенә әйтергә теләгән мәгънәгә туры килмәгән сүз, ягъни хата дип “Эшлекле дүшәмбе”не язып куям”.
-
Студентлар көненә багышланган бәйрәм концерты
25 нче гыйнвар көнне Саба набережныенда Студентлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концертта мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм яшь артистлар концерт номерлары, кызыклы уеннар белән чыгыш ясады.
-
МЕДОВЫЙ ТОРТ
Рецепт.
-
АКЧАСЫЗ КҮҢЕЛ АЧУ?!
Күңел ачу өчен акча булмавы әле өйдә телевизор яки компьютер каршында утырырга кирәк дигәнне аңлатмый. Бүген без сиңа бер тиен дә акча тотмыйча вакытны шәп итеп үткәрү өчен берничә киңәш бирербез.
-
«Татарстан гүзәле» бәйгесендә кызларның никадәр чишенүен күрдек [фотогалерея]
24 гыйнвар Казанда 2018 елның «Татарстан гүзәле» бәйгесе узды. Финалда республикадан катнашкан 30 кыз арасыннан Камилла Хөсәенова «Татарстан гүзәле», Гүзәл Мусина «Казан чибәре» исемен яуладылар. Кызлар арасында 14 яшьлекләр дә бар иде. Ничә яшьтән катнашырга кирәклекне оештыручылар билгели. Безнең фотограф элеге чарада булып, Татарстан гүзәлләрен күзәтеп, җиңү яулар өчен никадәр чишенергә әзер булуларын күрдек.
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә.
-
“БУ ИРКЕНЛЕК ШӘҺӘРДӘ ЮК“, – диләр Шакировлар
Шәхси хуҗалыкта күп итеп мал-туар асрау – авыл кешесенә өстәмә керем.
-
Кукмара һәм Венгрия дәүләтенең Кишкунфеледьхаза шәһәре арасында килешү төзелде
Очрашуның максаты - районның авыл хуҗалыгы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, уртак проектларны тормышка ашыруны дәвам итү.
-
«Бирмим мин сиңа» дип җырлаучы Гөлсу Ганиуллина чи йомырка белән туклана [видео]
Ганиуллиналарның тагын берсе — җырчы, биюче, визажист Гөлсу Инстаграмга кызыклы гына видео элде. Ул анда халыкка ничек йомырка ашавын күрсәтә.
-
Путин Татарстанда төрле диннәрнең бергә яшәвен күркәм дип саный
Россия Президенты республикадагы социаль атмосфераны мактады.
-
«БӘХЕТЕН КАЗАНДА ТАПКАН ВЬЕТНАМ ЕГЕТЕ»
Адәм баласының ризыгы кайда язылганын берәү дә белми. Татарстан халыклары «Дуслык» йортында урнашкан «Доанкет» (Бердәмлек) Вьетнам җәмгыятенең җитәкчесе Дам Зань Лам да моннан егерме сигез ел элек югары белем алырга дип, туган йортыннан читкә чыгып киткәндә, җиде ят арасында яшәп каласын, урыс кызы белән гаилә корасын күз алдына да китерми. Хәзер исә аннан да бәхетле ир, әти юктыр, мөгаен.