Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Үзара ызгышып яшәүче күршеләрне ничек туктатырга?

Бездән үгет-нәсыйхәт

Сорау: Күршеләр бик начар яши. Ире эчеп кайтса, сугышуга кадәр барып җитә. Гаделсезлек күрсәгез, кулыгыз белән туктатыгыз дигән хәдис ишеткәнем бар. Ләкин мин - кечкенә буйлы хатын-кыз амбал кадәр ир-атны ничек туктата алам? Миңа нишләргә? Аңлатма бирегезче.

✅ Дөрестән дә, мондый хәдис бар. Бу хәдисне Әбү Давыд үзенең Хәдисләр җыентыгына язып калдырган:

«Әгәр гаделсезлеккә, шелтәле гамәлгә тап булсагыз, 
🔸 кулыгыз белән бу гамәлне туктатыгыз.
Әгәр кулыгыз белән туктата алмасагыз,
🔸 телегез, сүзегез белән бу гамәлне туктатыгыз.
Әгәр сүз белән дә туктата алмасагыз,
🔸 йөрәгегез белән каршы төшегез!
Бу иманның иң кечкенә генә күрсәткече булып торачак».


Бу хәдиснең аңлау өчен, берничә шартка игътибар итәргә кирәк.
1. Гаделсезлекне кул белән туктату - ДӘҮЛӘТ/ ҖИТӘКЧЕЛЕК / ХӨКЕМДАР бурычы.
2. Тел, сүз белән туктату - ГАЛИМНӘРНЕҢ бурычы.
3. Ә менә йөрәк һәм уй белән каршы булу - БЕЗНЕҢ бурычыбыз.
  Конкрет Сезнең мисалга кире кайтыйк. Дөрестән дә, Сез ир-атка каршы бара алмыйсыз. Ул Сездән физик яктан көчлерәк. Аны кул белән туктату өчен, Сез хөкемдарларга мөрәҗәгать итә аласыз. Бу очракта, авыл совет председателенә яки полиция хезмәткәрләренә.
Тел белән туктату өчен, авылыгызның имамына мөрәҗәгать итәргә була.
Ә йөрәк белән туктату өчен, ул гаилә әгъзаларының иминлеге, тыныч тормышы өчен ДОГА КЫЛЫГЫЗ.

_____________
Шушы ук хәдисне икенче мисалда карыйк: әйтик сезнең улыгыз тәмәке тарта башлады, ди.
Бу очракта әти кеше - гаилә башлыгы, димәк, хөкемдар, җитәкче. Әти кеше улын кул белән дә, сүз белән дә туктата ала.

Иң мөһиме: 
 «Ничек теләсәләр, шулай яшәсеннәр».
 «Минем эшем түгел» дигән уйлар белән БИТАРАФ БУЛЫП ЯШӘМӘГЕЗ!

Дин вә мәгыйшәт

чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев