Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Бар җырчылар, бар җырлаучылар. Аллага шөкер, мин бүләкне җырчыга тапшырам”

Элвин Грей белән Салават көрәше, “Татар радиосы” егетләрен “крышевать” итүче Хәмдүнәнең хыянәтне кичерә алмавы, җырларны сәясиләштерү һәм акапелла белән фонограмма каршылыгы. “Татар җыры-2017” быел әнә шул яклары белән истә калды.

Теләгәнен сайлап ал. Унсигезен тутырган “Татар җыры” фестивале тамашачысын әнә шулай каршы алды кебек. “Пирамида” күңел ачу комплексында ул көнне нинди генә җыр яңгырамады да һәм аларны кемнәр генә башкармады. Җырчысы да, җырлаучысы да. Кыскасы, җаның теләгәнчә кинән.

 

Җырчыларга исә бу юлы бигрәк тә тырышыбрак чыгыш ясарга туры килде. Ник дигәндә, тамашаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка җаваплы затлар карады. Республика җитәкчесе эстраданы тәртипкә салуга ныклап кереште бугай. “Үзгәреш җиле” фестивален дикъкать белән караганнан соң,  җәмәгате белән “Татар җыры”н да тамаша кылырга булган икән. Аңа кадәр, “Татар радиосы”нда булып, телевидение бетсә дә, радио һәрвакыт кирәк, дип үсендергән иде илбашы үзләрен. Шулай булгач, “Барс...” фабрикасыннан чыкканнар, оркестрга кушылып, җанлы тавышка җырлаган җырчылардан калыша алмый бит инде. Шуңа күрә “Татар җыры”нда катнашучыларның кайберләре фонограммага авыз ачып торырга мәҗбүр булды. Юкса, узган елларда җанлы тавышка чыгыш ясыйм дип оятка калучылары да булмады түгел. Дөрес, Президент карагач, каушадык дип акландылар соңыннан. 

 

Вәзгыятьне “Кабатланмас тавыш” номинациясендә җиңгән Филүс Каһиров коткарды. Ул “Шул карашың” җырыннан соң, алып баручылар үтенече буенча, “Китмә, сандугач”ны (Р.Яхин, Г.Зәйнашева) акапеллага башкарды. Сүз уңаеннан, “Үзгәреш җиле”нә нәкъ менә шундый башкару җитмәде. Нәтиҗәдә тамашачы, тавыштан арып, алҗып кайтып китте.

 

Филүс Каһиров “Татар җыры”нда катнашуын болай аңлатты: 

 

– Миңа “Барс-медиа”ның  “Татар җыры”н шул дәрәҗәдә популярлаштыруы ошый. Җырчылар да анда чыгыш ясарга атлыгып тора, тамашачы да, билет хакы никадәр генә кыйммәт булса да, килмичә калмый бит. Оештыручылар читтә яшәүче тамашачыны да җәлеп итә белә. Бәлкем, әле кайсылары минем иҗатым белән таныш та түгелдер. Шуңа күрә һәр чакыруны рәхәтләнеп, риза булып кабул итәм. Ә инде бу чарада үзара ярыш оештыручылар, мөгаен, моннан үзләренә пиар ясаучылардыр.  Шәхсән үземә андый пиар кирәк түгел.

 

Филүс Каһиров бу юлы  җанлы тавышка җырлаучыларның күбрәк  булуын да билгеләп үтте. Аныңча, мөгаен, тора-бара сәхнәдә фәкать җанлы тавыш кына өстенлек итәр. Бирсен Ходай.

 

“Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулаган Рөстәм Закиров та җанлы тавышка җырлавын әйтте. “Татар җыры”нда аңа оештыру дәрәҗәсе ошаган. “Һәрбер җырчыга бер эшче беркетелгән. Шуңа күрә бернинди өзеклек, бернинди аңлашылмаучылык юк. Минем өчен ул тамашачы алдында чыгыш ясауга тагын бер форсат”, – диде ул. 

 

Хәер, “Татар җыры” исем яулаган, халык теленә кергән җырчыларны беркайчан да үгисетмәде анысы. Бу юлы да  сәхнәгә  Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов чыкты. Ә менә Салават, сәхнәгә җырларга түгел, бүләк тапшырырга дип күтәрелде. “Бар җырчылар, бар җырлаучылар. Аллага шөкер, мин бүләкне җырчыга тапшырам”, – диде ул, Филүс Каһировны бүләкләгәндә. Концертны ачып җибәргән Элвин Грейга киная булдымы бу, әллә, гомумән, эстрадага бәяме – һәркем үзенчә аңлады. Шул рәвешле Салават - Элвин көрәшенә нокта куелды бугай. 

 

“Татар җыры” яңа исемнәр дә ачты.  Башкача булмый да торгандыр, чөнки номинацияләр саны гына да 24әү иде бит. Аларның тавыш мөмкинлекләреннән бигрәк күлмәкләре, гәүдәләре халык теленә керде. Ни дисәң дә, зифа буйлы инде татар кызлары!

 

Хәмдүнә апабыз сәхнәгә чыкканчы, башта экраннарда интернеттагы блогы күрсәтелде. Хәзер ул  – “Хәмдүнүшә” һәм тавышсыз җырчыларга карата “биспащадны” көрәшәчәк тә икән. Кемгә кызык, кемгәдер кызганыч булды бу күренеш. Хәмдүнә Тимергалиева исә яңа образыннан бик канәгать бугай. Сәхнәгә, кара күзлекләрен салып,  классик киемнән чыкса да, инста-блогыннан айнып җитә алмагангамы, белеп торыгыз, хәзер мин “Татар радиосы” егетләрен “крышевать” итәм, дип кисәтүне кирәк тапты. Аннан хатын-кыз җырчылар арасында “халык мәхәббәте” номинациясендә җиңгән җырчы, үзе әйткәнчә, бөтен кешегә дә кагыла торган  “Хыянәт” дигән җыр башкарды. Һәм... шушы урында Хәния Фәрхи искә төште. Зыялылыгы, ихласлыгы, мөлаемлеге белән. Кемгә ничектер, ул “Татар җыры” сәхнәсенә җитмәде. Айдар Галимов үз бүләген якташы Хәния Фәрхигә багышлыйм дигәндә, бу бушлык тагын да зурайды кебек. Экраннарда Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи күренгәч, ары-бире йөренгән тамашачы да туктап калды кебек. Менә нинди ул, җыр куәте! Халык шагыйре Разил Вәлиевнең Хәния Фәрхи үзе сорап яздырган “Китәм. Бәхетле булсыннар җырларым” шигыре, мөгаен, калын тиреле тамашачы күңелен дә кузгаткандыр:

 

“Мин җиргә яз белән килгәнмен,

Еласы урында көлгәнмен.

Күз яшен йөрәккә яшереп

Яшисен алдан ук белгәнмен.

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,

Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.

Елларым чабудан тартканда

Алкышлар шавыннан яшәрдем...”

 

“Татар җыры” сәясиләшергә омтылуы белән дә тарихка кереп калды. Илсөя Бәдретдинова башкарган, милләтнең гимны итеп кабул ителгән “Торып бас”, Фирдүс Тямаевның “Санаулы дуслар” җырлары экрандагы рәсемнәрдән соң Россиянең әләменә әйләнде дә калды. Тямаев җыры сайлау агитациясе төсмерен алды. Ни өчен болай эшләделәр – аңлашылмады, хәтта ки тамашачыны беркадәр рәнҗетте дә. Ә бит мәдәният сәясәттән өстен дигән булабыз. Мөгаен, бу номерлар җитәкчеләр күңелен күрергә тиеш булгандыр. Ник дисәң, монда беренчеләр, мәдәният министры да утыра. Шул ук көнне елга нәтиҗә ясаган язучылар гына бу бәхеттән коры калды. Безгә беренчеләр йөргән заман ул кайда, ди алар. Бәлкем, “Татар җыры” язучыларны да пиарларга алыныр, ә?

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев