Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Илсөя Бәдретдинованың тормышында аздан гына көтелмәгән борылыш булмый калган. Балтачтагы концертында бер тамашачысы Илсөягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

 

«Бөтен батырлыгымны һәм ихтыярымны җыеп, сиңа тәкъдим ясарга булдым», — ди абзый. Кесәсеннән ярәшү өчен балдак чыгара, ул арада зал гөр килеп кул чаба башлый, Мендельсон маршы яңгырый.

«Я не могу так», — дигән бу абыйның кыюлыннан югалып калган җырчы. Илсөя ризалык бирмәгәч, «Алайса балдакны бирмим, я югалтырсың», — дип Илнур әфәнде бүләкне кире үзе белән алып киткән.

Видеоны җырчы инстаграмга урнаштырган. «Илнур, канатым, менә чынлап әйтәм… Нинады… Тыныч кына яшә рәхәтләнеп», — дип язып куйган ул.

Инстаграм дуслары Илнур абыйның инде узган ел да шулай сәхнәгә чыгуын искә алган. Күбесе аның йөзекне кире алып китүен гаепләп: «Саран, бүләк итеп калдырса ни булган?» — дип ачуланган.

«Риза булсагыз, нишләгән булыр иде икән?» — дип язган берсе.

«Чыгып кача инде. Ул бит нинди җавап буласын белеп килгән инде. Шундый ут кебек хатынга баш булырга да кирәк бит әле», — дип көлешкәннәр инстачылар.

Фото: скриншот

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев