Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов «Ир хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк

Концертта гаиләнең яраткан хитлары, яңа дуэтлар һәм җырлар, шулай ук юмор булачак.

5 февральдә, 18.30 сәгатьтә, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасының популяр җырчысы, «Алтын барс» премиясе иясе Ләйсән Гыймаева һәм аның ире — алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов «Ир хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк.

Концертта гаилә парының яраткан хитлары белән бергә яңа дуэтлар һәм җырлар, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре турында юмор булачак.

Концертта шулай ук аларның зур кызлары Таңсылу да чыгыш ясаячак. Аның иҗатын яратучылар инде шактый күп.

«Ир хатын» концертында сезне бик яхшы музыкаль атмосфера һәм күп күңел ачулар көтә.

Фото: оештыручылар

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев