Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Сабада гомер кичерүче Рабига Фәсхиевага 90 яшь [+фоторепортаж]

«Ходай миңа ирем гомерен дә насыйп иткәндер. Ул сугыш яраларыннан мантый алмыйча, 48 яшендә үк вафат булды. Үзе авырып урын өстенә калгач, балалар хакына миңа гел озын гомер теләде.

Шуның догалары кабул булгандыр", - ди 29 июньдә 90 яшен тутырган Рабига әби Фәсхиева.- Биш баланы ялгызым аякка бастырдым. Ярый нужалар яшь вакытта калган, картлыгым бик рәхәттә үтә", - дип тә өсти әбекәй бүгенге тормышына шөкерана кылып. Миһербан-шәфкатьле биш баласы исән-сау, 7оныгы, 11 оныкчыгы кырыенда йөгерешеп йөргәндә тормыштан туеп була димени? Сугыш урлаган яшьлеге, бәгырьләргә үткән ачлык-ялангачлыгы, толлык ачысы һаман да төшләргә кереп бимазаласа да, бүгенге көндә бик бәхетле ул. Күз тимәсен, 90 яшен каршылаган әбинең күңеле көр, зиһене ачык, хәрәкәтләре җитез. Тумышы белән Теләче районы Төрек-Тәмте авылыннан булган әбекәй бүген дә туган авылына сукмакны өзми. Шушы араларда гына авылына кайтып, якыннары каберенә зиярат кылып килгән. Юбилее белән котлап, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырырга килгән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗановка, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин да әбекәй өлкән буынга ихтирамлы булганнары өчен кат-кат рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев