Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Үч аласы килгән

Шушы көннәрдә район судында РФ Җинаятьләр Кодексының 207нче маддәсе буенча (террорчылык акты турында ялган хәбәр) кузгатылган эш каралды.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 2012 елның 10 маенда кичке сәгать 10да РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге участок вәкаләтлесе кесә телефонына район хакимияте һәм суд биналарына шартлаткыч җайланма куелуы турында SMS хәбәр җибәрелә. Хокук сакчысы бу хакта шунда ук полициянең кизү частена җиткерә. Кукмарадан ашыгыч рәвештә килеп җиткән кинолог үзенең эте белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты һәм район суды биналарын өч сәгать дәвамында йөреп-тикшереп чыкса да, шартлаткыч җайланма табылмый.

Күрелгән оператив чаралар нәтиҗәсендә SMS хәбәр җибәрүченең хатын-кыз - 1977 елгы В.Галиева икәнлеге ачыклана һәм ул гаебен таный. Дөрес, ул эзенә шулай тиз төшәрләр дип һич тә уйламаган. Ни дигәндә, ул SMS хәбәрне бөтенләй башка кеше - Гафиятов (фамилиясе үзгәрелде) исеменә теркәлгән кесә телефоныннан җибәргән була. В.Галиева үзендә Гафиятовның паспорт мәгълүматлары булуыннан файдаланып, апрель аенда кибеттән алынган сим-картаны аның исеменә теркәтә. Шуңа күрә тикшерүчеләр башта Гафиятовка чыгалар. Әмма анысы ялган SMS хәбәр җибәрүдә кемнең кулы уйнаганлыгын тиз төшенә. Чөнки Гафиятов үз исеменә теркәлгән № номерлы телефоннан аңарчы да шәхси характердагы SMS хәбәрләр алган була. Ә 10 майда В.Галиева Гафиятовтан шәхси үчен алу теләге белән участок вәкаләтлесе телефонына шартлаткыч куелуы турында SMS хәбәр юллый. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

И.Мохэммэтжанов,

район суды судьясы ярдэмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СМС телефон