Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

ЯУЛЫК ЯБУ – ИМАННАН

Мөселман дәүләтендә яшәмәсәк тә, урамнарда, җәмәгать урыннарында яулык бөркәнгән, озын итәк кигән хатын-кызларны еш күрәбез. Үткән гасырның 90 еллар башында дин иреге бирелгәч, шәригатьчә киенүче гүзәл затларыбыз Аллаһы Тәгалә юлында булуларын әнә шулай иркен рәвештә, курыкмыйча белдерә башладылар. Әмма моңа сокланып караучылар белән бергә, каршылыклы фикер белдерүчеләр дә күп булды: дингә мөнәсәбәтеңне тышкы кыяфәт белән күрсәтәсе түгел янәсе, калебең чиста булсын, иманлы булуың йөрәгеңдә, җаныңда чагылсын. Анысы шу­лай. Әмма дин галимнәре әй­түенчә, шәригатьчә киенү - мө­селманлыкның бер билгесе, Аллаһы Тәгаләгә ышану сүз белән генә түгел, гамәл белән исбатланырга, чын тәкъва кешеләр мөселманча киенү кирәкме, кирәк түгелме дигәнне сорау астына куярга тиеш түгелләр. Түбәндә без хиҗаб мәсьәләсендә кайбер райондашларыбызны сораштырдык. Фикерләрен сезнең белән дә уртаклашабыз.

Гөлфинур Сафина, Лесхоз: Иң беренче хиҗаб сүзенә аңлатма биреп китик әле.  Шәригать буенча һәр мөселман хатын-кызы гәүрәтләрен каплап йөрергә тиеш. Коръән Кәримдә бу хакта: «…Гадәттә, күренеп торган җирләреннән тыш (йөз, кул) тәннәренең башка матурлыгын күрсәтмәсеннәр; баш яулыклары белән күкрәк араларын капласыннар»,-диелә. Мин үзем кечкенәдән мәчеткә йөрдем, намазларымны калдырмаска тырыштым, әмма мөселманча киенми идем. 10 сыйныфта укыганда яулык бәйләү теләге туды. Башта әти-әнинең ризалыгын алдым, аннан мәчеткә бергә йөргән кызлар белән сөйләштем. Без, 4 кыз, язгы каникулдан соң беренче көнне мәктәптә яулык бәйләп килдек. Әлбәттә, башта укытучылар, дуслар арасында каршылыклар күп булды. Ләкин тора бара бөтенесе мине яулыктан күрергә ияләнде. Яулык бәйләгәч тормышымда дини, тәртипле, әхлаклы дуслар, танышлар артты. Ә кайбер дуслар белән тора-бара аралар өзелде. Чөнки яулык бәйләгәч күңелдә иман нуры көчәя һәм Аллаһ Тәгалә начар кешеләрне синнән читләштерә.

Резеда Әхмәдиева (Саба): Яулык киюне Аллаһ минем күңелемә салгандыр дип уйлыйм. Намазлы идем инде, көннәрдән бер көнне урамга яулык бәйләп чыгарга ниятләдем, эшкә дә шулай бардым. Хезмәттәшләрем моңа бик аптырадылар, билгеле. Тешең шештеме әллә дип сораучылар да булды. Ничә тапкыр сынаганым булды: яулык мине тормышта саклый, яклый. Дингә килгәнче булган бер вакыйга күңелдә нык уелып калды. Сабантуй көн иде ул. Иртә баштан яңгыр яуды, аннары кояш кыздыра башлады. Башыма кызу сукты, аңымны җуйдым. Шул вакытта ук миңа яулык ябар өчен Аллаһы Тәгалә бер кисәтү ясагандыр дигән нәтиҗә чыгардым.

Тәслимә, лаеклы ялдагы хуҗабикә: Яулыктагы кызларга сокланып карыйм.Үземнең дә яшь барган саен,бичура төсле чәч-башны туздырып йөрергә кирәкмәс, яулык ябарга кирәктер дигән уй йөгереп үтә баштан. Әмма балаларым яптырмый,  бу яшеңнән әбигә әйләнмә, матур прическалар ясап, үзеңне карап йөрт, дигәч, тагын икеләнеп калам.

 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото:  соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X