Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

17 апрель – Совет янгын сагы көне

1918 елның апрелендә В.И.Ленин “Утка каршы көрәш буенча дәүләт чаралары оештыру турында” Халык Комиссарлары Советы Декретына кул куйган, ул илнең янгын сагы булдырылуда һәм аның үсешендә зур роль уйнаган. Менә шушы - 17 апрель көнне, янгыннан саклау хезмәтендә хезмәт иткән аксакаллар һөнәри бәйрәмнәрен искә төшереп узалар. Янгын белән көрәшүчеләр - алар халык хуҗалыгын, йортларны, биналарны уттан саклап килүче көчле куәтле ир-ат затлары.

Хәзерге   көндә  районда 129нчы  федераль  янгын  часте, Саба һәм Теләче районнары  буенча районара   күзәтчелек  эшчәнлеге  бүлекчәсе, Шәмәрдәндә янгынга каршы  хезмәт отряды, Лесхозда, Шәмәрдәндә һәм  Иске Икшермәдә аерым  янгын постлары, 19 ирекле  янгын   сүндерү  командасы гамәлдә. Янгын сүндерү бүлекләре районның төрле тарафларында урнашканлыктан, тиз арада авылларда килеп  чыккан  янгыннарны сүндерергә барып җитәргә ярдәм итә.

Һөнәри  бәйрәм  уңаеннан дәүләт  янгын  күзәтчелеге ветераннары Сәүбән Альфред  улы Шакировны, Хәйдәр Хаҗип  улы Галиевны, Рәис Әхмәт  улы  Галиевны һәм янгын частеның, ирекле  янгын   сүндерү командаларының  барлык ветераннарын  һөнәри  бәйрәмнәре белән  котлыйм. Үзләренә һәм якыннарына нык сәламәтлек, иминлек,  уңышлар телим. Авыл  урамнарында шомлы сирена тавышлары мөмкин кадәр сирәгрәк ишетелсен, гаиләгездә - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында ешрак булырга язсын!

Айнур Галимуллин, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Теләче  һәм  Саба районнары  буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев