Физкультурачы көне белән!
Календарь

Физкультурачы көне белән!

Августның икенче шимбәсендә билге­ләп үтелүче Физкультурачы көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенүчеләрнең дә бәйрәме. Саба спортчылары республика һәм Россия ярышларында да җиңүләр яулыйлар.

Спорт объектларындагы ярыш­­ларның максаты – яхшы нә­ти­җәләр генә түгел, сәламәт яшәү рә­вешен пропагандалау, яшь буынны физик һәм рухи яктан тәрбияләү дә. Ирешелгән уңышларда тренерларның, физкультура укытучыларының да өле­ше зур. Хөрмәтле физкультурачылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Киләчәктә дә зур җиңүләргә ире­шергә язсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев