Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Шушы өч канатлы сүз барыбызга да тормыш, яшәү көче бирә. Мәхәббәт нык гаилә барлыкка китерә, ә тугрылык аны саклый. Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу - берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та. Мәхәббәткә корылмаган гаилә нык булмый, хыянәт аның таркалуын тизләтә генә. Гаиләне балалар әти-әнисеннән, әби-бабасыннан ми­һер­­банлык, хезмәт сөю­чәнлек, игелек һәм әхлак тәрбиясе алсын, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәнсен өчен сакларга кирәк. Кеше күңеленең киңлеге нәкъ менә гаилә корып яши башлагач ачыла. Кеше нинди генә купшы хан сараенда яшәмәсен, гаиләсе булмаса, ул – йорт-җирсез. Җәмгыятебезнең мөһим әхлакый нигезләренең берсе булган, ышанычлы һәм гаиләләргә рәхмәт бел­дерәбез. Ә яшьләргә ихлас күңелдән гаилә гореф-гадәтләрен саклауларын һәм арттыруларын, безнең киләчәгебез булган балаларны үстерүләрен һәм тәрбияләүләрен телибез. Үз гаиләләрегезне саклагыз! Үзегезнең кадерле кешеләрегезгә җылы сүзләрегезне кызганмагыз, яратуыгызны белдереп яшәгез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев