Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Күңелегез киң, рухыгыз көчле!

Ел саен 3 декабрьдә язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга,  тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар  һәр  мизгелнең  кадерен  тоя,  һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Районда физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны  юнәлдерүче чаралар үтеп тора. Без спортчы инвалидларыбызның, үзешчән сәнгатьтә  катнашучыларыбызның  осталыкларына, тәвәккәллекләренә сокланабыз, ирешкән уңышларына шатланабыз.  Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел көрлеге, сәламәтлек,  шатлык-сөенечләр  генә  телибез.

Саба муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев