Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле салым органнары хезмәткәр­ләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән их­лас котлыйбыз. Сезнең эшчәнлегегез районның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә, уңай социаль-икътисадый вазгыять булдыруда зур роль уйный. Районара салым инспекциясендә эшләүчеләргә югары һөнәри осталык һәм вазифага җаваплы караганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Үз хезмәтегезгә тугры булуыгыз, принципиальлегегез алга таба да территориябез үсешенә этәргеч булыр дип ышанабыз. Барыгызга да дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл иткәндә ныклык һәм таләпчәнлек  телибез. Сезгә һәм  гаиләләрегезгә, шулай ук тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма комитеты

Фото: petrowsk164.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X