Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Нотариат көне белән!

Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез-нотариат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бүгенге нотариат-ул көчле институт, ул кешеләргә үз киләчәгенә ышанычлы булырга мөмкинлек бирә, моның өчен киң юридик хезмәт күрсәтү комплексы тәкъдим итә. Сезгә дәүләт һәм җәмгыять алдында югары җаваплылык хисе, принципиаль гражданлык позициясе һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек сыйфатлар хас.

Сезнең тәҗрибәгез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз киләчәктә дә хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм безнең район файдасына гражданлык, юридик хокук мөнәсәбәтләренең тотрыклылыгын ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы, Гаилә җылысы һәм иминлек, шулай ук игелекле эшегездә уңышлар телибез!

Сезнең тырыш хезмәтегез канәгатьлек, уңыш һәм яңа казанышлар китерсен, ә коллегаларыгыз һәм гражданнарның ярдәме һәм рәхмәте һәр көнегезне озата барсын.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев