Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Руль артында хезмәт куйган һәркемне һөнәри бәйрәм – Автотранспорт хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз.

Районыбызның социаль-икътисадый үсеше өчен сез үзегездән бик күп өлеш кертәсез. Меңәрләгән тонна йөк ташып, райондашларыбызны азык-төлек товарлары, төзелеш материаллары белән тәэмин итәсез. Быелгы урып-җыюда нәтиҗәле хезмәтегез күләмле булды. Пассажирлар ташуда эшләүчеләрнең хезмәте үтә дә җаваплы һәм кыйммәтле. Гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар, үзегезгә, шулай ук тармак ветераннарына саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез. Сәфәрләрегез һәрчак имин, хәерле булсын, хәвеф-хәтәрләр урап үтсен.

Фото: https://pixabay.com | Jace

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев