Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Районыбыз урманчыларына

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне, гомерен илебезнең яшел хәзинәбезне саклауга һәм арттыруга багышлаучыларның барысын да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!

Урман – агач материаллары гына түгел, тормышыбызның, мәдәният һәм тарихыбызның аерылгысыз өлеше дә. Урманчы элек-электән илебез икътисады өчен игелекле хезмәт кешесе булды. Шул ук вакытта бәһасыз милли хәзинә булган урман байлыкларын саклау, ишәйтү – һәркайсыбызның да бурычы. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, җәмгыять каршында абруй һәм ихтирам казанган югары квалификацияле белгечләр, һөнәри бурычларын үтәп, үз эшләренә – урманыбызга чиксез тугрылыкларын күрсәтәләр. Сезнең туган җир табигатенең матур киләчәге өчен куйган хезмәтегез, кайгыртуларыгыз район халкы күңелендә яши һәм яклау таба. Урманга сезнең хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз, йөрәк җылыгыз, матурлык дөньясында яшәргә теләвегез кирәк. Сезгә тынычлык һәм иминлек, муллык һәм уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефе телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев