Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия почтасы көне белән

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавыбызны кабул итеп алыгыз. Яңа технологияләр, интернет заманы булуга карамастан, почтаның кешеләр тормышындагы роле элеккечә мөһим.

Яңгыр, буран дип тормыйча, һәр йортка көтеп алынган газета-журналларны вакытында китерү өчен ашыгасыз. Мөлаем, мәрхәмәтле, клиентларын тыңлый белгән хат ташучылар халыкның ышанычын һәм хөрмәтен казана, аларны һәр йортта көтеп алалар. Сез берничә хуҗалыклы авылларга да барып җитәсез, өлкәннәрне тыңлыйсыз, аларның көнкүрешен яхшыруга булышлык итәсез. Почта тармагында хезмәт хаклары белән бәйле проблемалар яшәп килүгә карамастан, күркәм хезмәт традицияләрегезгә тугры кала, ихтирам казана алдыгыз. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан почта хезмәте ветераннарына да сәламәтлек, куанычлы тормыш телибез. Киләчәктә дә эшләрегез hәрчак уң булып, үзегезгә дә гел шатлыклы хәбәрләр килеп торсын! 

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: instagram.com/ruspostofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев