Туган тел  көне белән!
Календарь

Туган тел көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Туган тел – буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы ул. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә ят була.

Телен, үзенчәлекле мә­дәниятен саклаган, яшь буын­ны өлкәннәрнең иң яхшы традицияләре, йолалары, гореф-гадәтләренә би­релгәнлек рухында тәр­бияләгән милләт кенә үзен югалтмый  яшәргә  лаеклы. Районыбызда  яшәүчеләрне Туган тел көне белән котлыйбыз. Туган тел көне   һәр­вакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

Саба муниципаль районы  Советы  һәм башкарма  комитеты.


Нет комментариев