Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, өстә­мә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветеран­нары! Күркәм бәйрәм – Ха­лыкара укытучылар көне уңаеннан иң изге теләкләрне ка­бул итегез! Һөнәрегезгә һәр­чак тугры булуыгыз, яшь бу­ынга биргән белем һәм тәр­биягез өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсе­шенә зур өлеш керткән вете­ран укытучыларыбызга ае­рым рәхмәт белдерәбез.

Са­ба районы мөгаллимнәре мә­­га­риф өлкәсендәге каза­ныш­лары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кай­гыртучан, игътибарлы булу­лары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанабыз.

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңыш­лар, бетмәс-төкәнмәс энер­гия, эшегездә яңа үрләр яула­выгызны телибез! Тормыш сез­гә һәм укучыларыгызга ба­ры тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: salavatkupere.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев