Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Ватанны саклаучылары көне белән

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, армия сафларында хезмәт итүче районыбыз ир-егетләре!

Барыгызны да чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Илебезнең бәйсезлеге өчен батырларча яу кырларында һәлак булганнарны искә алып, Бөек Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армиябез сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне без сугыш ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, солдат-матросларны, офицерларны, гомумән, кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир-егетләрне хөрмәтлибез. Хезмәттәге райондашларыбыз турында часть командирларыннан рәхмәт хатлары алу – әти-әниләр өчен зур горурлык. Ватанны саклаучыларның данлы традицияләре һәрчак лаеклы дәвам итсен. Тарихи истәлекле дата уңаеннан барыгызга сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телибез.

Саба муниципаль Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев