Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Авыруга ярдәм итәргә килгән 25 яшьлек табибны үтергәннәр

Оренбургта билгесез кешеләр пациентка ярдәм итәргә килгән 25 яшьлек табиб-терапевт кызны үтергәннәр. Аның канланган гәүдәсе баскыч янында табыла.

Фаҗига турында төбәкнең сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова хәбәр итә. Волгоград урамындагы йортларның берсендә рәхимсез үтерү булган. Еленага бик күп пычак яралары ясаган.

«Оренбургта гадәттән тыш хәл булды. Безнең медикларыбыз һәм шәһәр халкы өчен дә зур фаҗига. Подъездда пациентка ярдәмгә чакырылган яшь талантлы табиб, участок терапевты Елена Ф. һәлак булган. Төбәкнең барлык медицина җәмәгатьчелеге тирән кайгыда», — дигән Савинова һәм кызның гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген әйткән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X