Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда яшәүче хатын, иреннән көнләшеп, бер малаен үтергән, икенчесен яралаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүген төнлә Чаллының 59нчы комплексындагы бер фатирда полиция хезмәткәрләре пычак белән чәнчегән ике балага юлыккан: аларның берсе – үлгән, икенчесе авыр яраланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан билгеле булды.

Гадәттән тыш хәл төнге дүртләр тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ире белән талашканнан соң, яшь хатын көнләшеп ике яшьлек баласына берничә тапкыр пычак белән кадаган, сабый шунда ук үлгән. Шуннан соң җиде яшьлек улына пычак белән ташланган. Малайны авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Хатын үз-үзенә кул салырга теләсә дә, әлеге омтылышы барып чыкмаган. Урында тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре эшли. Хәзерге вакытта Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары җиде яшьлек малайның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бала авыр хәлдә реанимациядә ята. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары консультация үткәрү өчен Кама балалар медицина үзәгеннән коллегаларын чакырды. Малайның үз-үзенә кул салырга омтылган әнисе дә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хатын, улларына пычак белән чәнчегәннән соң, аларны фотога төшереп иренә җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды. Тикшерү комитетында әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылуы хакында белдерделәр.

«Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең нечкәлекләре тикшерелә», - диде Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Фото: tatar-today.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев