Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән

Авария кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Азнакай районында булган.

Татарстанда җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферларның берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә Түбән Мактамадан Актүбәгә илтә торган автомобиль юлында булган. 14нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче егет каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә кюветка төшеп киткән, җиңел автомобиль әйләнеп капланган.

«Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Хәзер ЮХИДИ инспекторлары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев