Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында ике җиңел машина бәрелешеп, икесе дә юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте Юбилей урамында бүген көндез булган.

Казан янында ике җиңел машина бәрелешкән һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Юбилей урамындагы 20нче йорт каршында авария 11.20 сәгатьтә булган.

«ЛАДА Гранта» машинасының 57 яшьлек шоферы Көньяк урам ягыннан хәрәкәт итә һәм тыкрыкта сул якка борылырга җыена. Бу вакытта «Форд Фокус» машинасы руле артында 22 яшьлек егет аны узып китәргә омтылган.

Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә һәм юлдан читкә төшеп китә. Ике шофер да исән калган. «Форд Фокус» автомобиле хуҗасы, институтта дәресләргә соңга калмас өчен, маневр ясарга уйлаган булганлыгын аңлаткан.

https://tatar-inform.tatar/

фото соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев