Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда янгын чыккан

Югары катлардан биш кеше үзләре урамга чыккан.

Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда киенү-чишенү бүлмәсендә янгын чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 17.00 сәгать тирәсендә министрлыкка Островский урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Ачыкланганча, өч бүлмәле фатирда ремонт барган. Анда өч квадрат метр мәйданда әйберләр янган.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килеп җиткән һәм берничә минутта янгынны сүндергән.

Алар килгәнче үк, йортны югары катларыннан дүрт олы кеше һәм бер бала үзләре урамга чыккан.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X