Һәлакәт Мамадыш трактында килеп чыккан.
Казанда өч автомобиль бәрелешкәннән соң, трассага пыялалы мамык төргәкләре сибелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
Кадрларда бүген иртән Мамадыш трактында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер машинаның тагылмасыннан юлга төзелеш җылыткычы төргәкләре коелуы күренә.
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, авария районда иртәнге унда булган. Юлда «Шкода», «Лада» һәм «Сузуки» бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.
Фото: соцсети
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев