Казанда ут баганасы электр чыбыкларына ауган, транспорт хәрәкәте кыенлашкан
Хәвеф-хәтәр

Казанда ут баганасы электр чыбыкларына ауган, транспорт хәрәкәте кыенлашкан

Юл-транспорт һәлакәте Комаров урамында күпер астында булган.

Казанда ут баганасы электр чыбыкларына ауган, нәтиҗәдә җәмәгать транспорты хәрәкәте кыенлашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына моны үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Комаров урамында күпер астында булган.

Кадрлардан күренгәнчә, ут баганасы юлга таба ауган һәм электр чыбыкларына эленеп калган. Нәтиҗәдә, транспорт хәрәкәте кыенлашкан.
 

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев