Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Нәни малайны сумкага салып, ташлар тутырып, күлдәге суга ыргытканнар

30 майда Ростов-на-Дону шәһәрендә күлдә сумкага салынган бала мәете табылган. Хәзер баланың атасын тоткарлаганнар. Якынча белешмә буенча, бала көчләнгән булуы ихтимал. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, әти кеше наркотикларга бәйле кеше, ул баланы ялгызы гына тәрбияли, хатыны юк. Аны баласын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Әлегә баланың үлеме сәбәбе төгәл билгеле түгел.

Канал белешмәсе буенча, малай авырый, аның тәнендә яралар була. Башта аларны тәмәке төпчеге эзе дип уйлыйлар. Әти кеше сүзләренчә, ул баласын үле килеш тапкан, аннары курыккан һәм мәетне яшергән.

Бала мәете салынган сумканы биредә яшәүче ир-ат таба. Ул табылдык турында танышына сөйли, аннары алар сумканы судан алып чыгалар. Карап торышка балага 6-8 яшь, аның гәүдәсе пакетлар белән төрелгән, сумкага салынган. Сумканы авырайту өчен, эченә ташлар тутырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак :https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев