Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Росгвардиячеләр Казанда заводка илтүче юл төзелешенә комачаулык итүчеләрне тоткарлады

19 кешене Яшел Үзән полиция бүлегенә алып киттеләр, аларга карата административ материаллар төзеләчәк.

Росгвардиячеләр Казанда калдыкларны термик зарарсызландыру заводына илтә торган юл төзелешенә комачаулык итүчеләрне тоткарлады.

Яңа Николаевка янында (калдыкларны термик зарарсызландыру заводына илтә торган автомобиль юлы шуннан узачак) активистлар һәм җирле халык, протест белдереп, палаткалардан торган лагерь корып куйган иде.

Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев «Волга-Автодор» вәкилләре белән бергә протест белдерүчеләргә төзелешкә рөхсәт кәгазен һәм тиешле бөтен документларны да күрсәтүгә карамастан, активистлар юл төзелешенә комачаулык тудыруны дәвам итә.

Урынга ашыгыч хезмәт вәкилләре килде. Полиция хезмәткәрләре лагерьны күз уңыннан үткәрә, палаткаларның эчендә нәрсә бар икәнлеген тикшерә, ут белән көрәшүчеләр исә активистлар кабызган учакны сүндерде.

«Бирегә җыелган кешеләргә үз хокукларын аңлаттылар һәм законсыз гамәлләренең ахыры нәрсә белән бетәргә мөмкин икәнлеге хакында кисәттеләр. Мәйданчык хокук сакчылары тарафыннан тулысынча уратып алынган, махсус хезмәткәрләр әйберләрнең исемлеген төзи. Соңыннан аларны төяп алып китәчәкләр», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе.

Ризасызлык белдерүчеләрнең бер өлеше техника үтә торган юлда урнашкан иде. Росгвардиячеләр аларның кайберләрен тоткарлап, автобусларга озатты. Кайберләре үзләре китеп барды.

Нәтиҗәдә, 19 кешене Яшел Үзән полиция бүлегенә алып киттеләр, аларга карата административ материаллар төзеләчәк.

Фото: Алексей Угаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев