Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгеле. Бу исемлектә Саба бармы?

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә (ЮХИДИ) юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидер булган районнар игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

«Без районнарда аварияләр саны буенча даими рәвештә статистика алып барабыз, бездә Татарстанның ун районы буенча шундый күрсәткечләр бар. Беренчеләр исемлегенә Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Биектау районнары керде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда анда юл-транспорт һәлакәтләре артты», – дип белдерде Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы.

Бәхеткә каршы,  бу исемлектә Саба телгә алынмады. Юлларда хәвеф-хәтәрсез генә йөрергә язсын!

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-avariyalar-kup-bula-torgan-raionnar-isemlege-bilgele-5872412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев